Буген пограничниклар коне, шушы ун,ай белэн барча якташларыбызны ил сакчыларын тэбрик итэм, сэлэмэтлек, тормышларында хэерле мизгеллэр, гаилэ бэхете, тыныч гомер итулэрен телим...
Элек без яшь чакларда интернетны ни икэнен дэ белмэгэндэ кирэкле эйберлэрне "Азон", "Вайлберес" аша алмый идек... Хэтерлисезме, почтада бик калын журнал бар иде "Товары почтой" дигэн... Шушы журналдан ни кирэк шуны закз итэргэ була иде... Мин шушы журналны Баязит почтасында кон аралаш килеп актара идем, актару гына тугел ни кирэксэ шуны заказ бирэ идем... Почта модире Сэйфи абзый Хабутдинов баштарак бик кырыс караса да мин,а бик каты бэрелми иде... Шул почта аша гитара заказать иттем, ватылмыйча килуенэ шиклэнсэм дэ минем заказ бик якшы килеп ж,итте...
Мин ни гитарада уйный белмэгэч, самоучителлэрнен, файдасы булмады...
Ж,итмеш ничэнче еллар булгандыр, армиядэн, ил сагыннан, авылдашыбыз Халиков Зиннур Зэбир улы хезмэтен тутырып авылга кайтып тоште...
Курэсен, пограничникларнын, буш вакытлары булып торле шогеллэр, гармун, гитара кебек музыкаль коралларда да уйнарга ойрэнергэ момкинчелеклэре булган...
Зиннур абзый ярыйсы гына гитарада уйнарга да ойрэнгэн, лэкин авылда берсендэ дэ гитара юк...
Тик миндэ генэ гитара булуын ишетеп безгэ килгэн иде...
Узегез белэсэез, кемгэ ни кирэк, Зиннурга гитара, мин,а да гитарада бер аз ойрэнергэ кирэк... Шулай итеп без дуслашып киттек, мин аларда, ул мин,арда була идек...
Зиннур абзый гитараны настроить итеп, уйнап, мин,а да бер ничэ аккордны ойрэтте инде...
Мин Зиннур абзыйларда булганда анын, ил сагында, хезмэттэ булганда тошкэн фотоларын карап, анын, пограничниклар хакында сойлэгэннэрен тын,лап, минем дэ пограничник, ил сакчысы буласым килэ иде...
Элегесе вакытта Зиннур абзый хакында, анын, кайда булуын бер дэ белмим... Бездэн 4-5 яшлэргэ олы иде...
Безнен, авылда Совет Армиясе, Флоты сафларында тырыш хезмэт иткэн, хормэткэ лаеклы егетлэребез бик куп...!
Алар безнен, илебезнен, миллэтебезнен, горурлыгына лаек дип уйлыйм...
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев