Предыдущая публикация
Тагын нинди сүзләр табыйм икән,
Туган якны мактап жырларга.
Язган саен арта гына хисләр,
Сыеп бетмәс ахры, жырларда.
Нигә безгә туган як кадерле?
Нигә сагындыра үткәннәр?
Бу сорауга җавап табалмыйча
Күпләр бу доньядан киткәннәр.
Изге безгә туган як һавасы,
Шунда тәүге сулыш алганга.
Изге безгә туган җир туфрагы,
Шунда кендек каны тамганга.
Балачактан шушы хисләр белән
Урелеп үсә безнең күнелләр.
Шуңа күрә туган җирлэрдэн дә,
Якын була алмый күп илләр.
Ник кадерле безгә үткән гомер?
Булмаса да ак, үткәнебез.
Чөнки анда, еллар арасыннан,
Елмаеп тора яшьлегебез...
А. К.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев