Предыдущая публикация
Минем матур сылукаем.
Бераз иелгән гәүдәсе,
Суда күренә шәүләсе.
Иртән чык суы белән,
Юына ул тиз,тиз генә.
Яшереп бизәнеп ала,
Сәләм бирәсе генә кала.
Юлчыларны сәләмли ул,
Назлы гына селти кул.
Чәч толымнарын таратып,
Юлчыларны үзенә каратып.
Күз тиюдән курыкмыйча,
Берсеннән дә сорап тормыйча,
Еш алыштыра киемнәрен,
Алаһы Тәгалә биргәнен.
Кыш көне кия ап ак тун,
Язга чыкса алкалар күп,
Җәй буена,яшел күлмәкне,
Алыштырган кебек чүлмәкне.
Алыштыра ул ууу...нихәтле,
Көзгә чыкса дәртләнә каен.
Төрлесенән киеп карый
Сары күлмәк аны матурлый,
Алтын күлмәк кебек ялтырый
Ни кисәң дә сиңа килешә,
Яфракларың шыбырдашып,
Сөйләшә дә ,көлешә.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев