Предыдущая публикация
Бүрәнә белән бер мичкә
Мәктәпләрне күп яптылар
Чират җитте больниска
Бройлер чебеш алдым
Сыеп бетте бер учка
Кыйбатланды әйберләр
Батып беттек бурычка
Җир читенә китте диләр
Җир түгәрәк,чите юк
Җайлы колбаса эшләве
Бөтенләй дә инде ите юк
Матур гына үскән авылның
Түбәсенә суктылар
Буш биналар күбәеп китте
Берсен инде сүттеләр
Калганын да тиз сүтәрләр
Магазиннар төзерләр
Килер заман кибетләргә
Экскурсияга йөрерләр
Укучыларга хәзер рәхәт
Җәяүләп алар йөрмиләр
Бозлавык булса ,юл бозылса
Мәктәпкә барып тормыйлар
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев