Кемнең күкәе тигез?
Сания күршесе Марзия белән сөйләшә:
-Кара әле күрше.Синең ирең Рәшитнең уң як күкәе зурырак икән бит.Шуны бүген күрдем.
Ә менә Әлфия Саматының сул күкәе зурырак.Мотыйкның ике күкәе дә тигез.
-Син нәстә оятсызҺ Җир бит! Безнең ирләребез белән йоклап йөрисеңме әле.Менә хазер күрсәтермен мин сиңа кемнең күкәе зурырак булуын-диеп тегенең чәченә ябыша.
Сания көч хәл белән монардан ычкынып, утын әрдәнәсенә менеп баса да:
-Аңгыра сарык Бер уч чәчемне йолкып алды.Кирәк иде синең исерек Рәшитең. Минем үз иремне дә вакыт-вакыт күрәсем килми.Хәзер тагын сезнең исерекләрегезнең пычырагын җыям ди.
-Алай булгач каян белдең минем Рәшитнең уң күкәе зур булуын?
-ӘЙ! Аны күрүе авыр диеп белә күрәсен.Үзең дә кеше ирләренең кайсының нинди күкәйле булуын белә аласың Аның өчен ыштан салдырырга кирәк түгел.Син аларның дөпеш исерек чакларында өйләренә ничек кайтканына күз сал.Менә синең Рәшитең шулай өенә кайтканда, һәр вакыт уң якка ава-түнә кайта.Димәк уң күкәе зурырак, ул уңга тарта . Самат сулга егыла-түнә кайта.Ә менәМотыйк, һәр ике якка да тигез ава берне алга –берне артка ава.Күкәе тигез димәк.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев