Презервативлы кортлар.
Быел ел бик яңгырлы килде.Түбән бакчаларда озак су ятты.Яңгырлар да өстәп торгач . кеше белән бер рәттән чәчеп тә булмады.Аннары көннәр салкын, җилле-бакча катып китте.Вообчем бәрәңгеләр кешедән ике атна соң чәчелде һәм бик зәгыйф булып үстеләр.Кешеләрнең бакчалары ике атна инде чәчәктә утыра, ә минеке әле бөреләнми дә.Ә менә коларада кындызына килгәндә, 3 тапкыр агу сиптем, ә баребер бәрәнге өсте кып кызыл.Каян киләдер ул нәләт.Әллә инде бу коларадо кындызларының үрчетүдән кала бер эше дә юк инде Кайчан карама атланышкан булалар.
Шулай үз-үземә сөйләнеп йөрим.Күрше бакчада шәһәрдән кайткан күршем Әсхать : “ Нәстә кындызларны әрлисең.Бу эшкә үзең гаепле бит.Вакытында чарасын күрсәң үрчеми алар . Әнә минем бакчада бер нинди кындыз да күренми.Авыл халкы бик ялкау бит хәзер.Иренә.Иренмичә чарасын күрергә кирәк.Әнә күрше Аухатьнең бакчасында тоже бер нинди дә корт юк”.
Мин әйтәм: “Соң мин нәрсә , чарасын күрмим мени .Инде 3 кат агу сибәм бит”
-Нәстә агу ашыйсың мени?Агу юкса хазер бик аз.Кибет тулы агулы ризык.
-Соң нәрсә эшләргә бу кондызларга каршы?
-Әйтәм бит , иренмәскә кирәк.Менә без Аухать күрше белән иренмәдек.Кондызлар күренә башлау белән аталарын тотып алып презерватив кидердек .Кондызны тотып аласың, и ташкарасына презерватив сыекчасын сиптерәсен.Ул шунда резин а формасында катып кала Кондызлар аны салдыра алмыйлар.Шунлыктан үрчи дә алмыйлар
-Сөйләден сүз! Ул соң аннары каян сиеп йөри була инде?
-Кайдан –кайдан! Шуннан инде.Ул призерватив ташкара тырып басса гына башын томалый.Куыгы шилсә , башыннан тешә.
-Иии акыллы башлар.Ата кондызны тоткач, аны сытып кына үтерергә була бит.Презерватив кигереп ят имеш. Кортка түгел үземнекенә дә гомер кигергәнем булмады-хатын кигерә иде
-Алай акыллы булгач, нигә соң синең бакчаң тулы кондыз, ә безнекендә юк? Син әйткәнчә мин дә уйлаган идем аны.Ләкин алай файдасы юк Әгәр аталарын үтереп бетерсәң ,ана кортлар күрше бакчаларга барып аталанып кайталар. Ана кондызның ташы кызса, бер көн түзә ул.Аннары реактив тизлек белән күрше бакчага , ата эзләп очып китә. Ул гына да түгел ,атасын да яретеп кайта әле Ә болай үз бакчасындагы ата кортларның презервативлы икәнен алар белми бит, и үрчидә алмыйлар.Ташларын бастырырга ата бар бит.
-И каян алдыгыз инде ул презервативны?. Ничек атала ? Күпме тора?
- Күпме тора дип, аның исемен дә оныттым инде-хатынның чәч каралта торган лагы инде ул. Интернеттан укыдым ничек файдаланасын.За то икенче елны бер корт та калмый дигәннәр
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев