2024 елның 29 АПРЕЛЬ көнендә сәгать 9-00 да Борай районы Каразирек авыл зиратында өмә уздырыла.Эш кораллары ( БАЛТА, ПЫЧКЫ, ТЫРМА ) белән килүегез сорала. Барлык авылдашларны, якташларны шушы өмәдә катнашырга чакырабыз.Зиратта өмә ясауның төп максаты - зират эчен корыган агачлардан арындыру.
Бай тарихлы авылыбыз язмышына битараф калмыйча бергәләшеп, киңәшләшеп интернет челтәрендә утырмаган авылдашларыбызга хәбәрне житкереп, туган авылыбыз зиратын төзекләндерергә булышыйк.
Авыл зиратын төзекләндерергә, (Г. С. М. алдан хәстәрләргә), зиратка кирәк кораллар алыр өчен кемнең күпме көченнән килә финанс яктан ярдәм итә аласыз.
Сбербанкта (Хусаинова) Файзрахманова Ралия Тимерхановна исеменә ачылган счет номеры 2202200301157903. Счет буенча сорауларыгыз булса, тәкьдимнәрегез булса, мөрәжәгать итү өчен 89177513338 телефон номерына шалтыратып белешә аласыз. (Карта телефон номерына бәйләнгән).
Зиратлар - изге урын, вафат булучыларның каберләрен онытмау, аларны тәртиптә тоту - безнең уртак бурычыбыз.Бу изге эштә беребездә читтә калмыйк, мәрхүмнәрнең рухларын шатландырыйк! Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип, юкка гына әйтмәгәндер халык. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы. Фани дөньяда кунак кына икәнебезне һәрберебез аңлый. Зиратлар –исәннәрнең йөзе ул. Һәм без аларны тәртиптә тотарга бурычлы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 25
Авыл зиратын төзекләндерүгә өлеш кертеп,
Ураза фитр сәдакасы биреп Зайнуллин Ильгиз Ильдар улы, Галиханова Элиза Разиф кызы (финанс-ярдам җибәрделәр)!
Раббыбыз Аллаһ, эшләгән бөтен изгелекләребезне, биргән хәер-сәдакаләребезне киң рәхмәтең белән кабул ит! Сәдака иясеннән өмет итеп яткан бөтен мәрхүмнәренең рухларын шат ит.
Әй, Раббым Аллаһ, Ураза фитр сәдакасын биргән кешенең тәннәренә сихәт, җаннарына тынычлык, малларына бәрәкәт биреп бөтен изге эшләрен уңышлы ит. Сәдакаларын тапшырган бәндәләренең күңелләрендә нинди изге ниятләре булган булса, бөтен теләкләрен кабул ит. Нинди максатлары булган булса , шуларга ирешергә насыйп ит.
нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез.
телибез. Эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә.