Бик еш кына гади татарларның да, инде дингә басып, намаз укучыларның да "Алла", "Алла сакласын", "Аллага шөкер" "Сөбһәналла", "Алла боерса" һ.б. дип әйтүләрен ишетергә туры килә.
❗Әмма бу бик зур хата һәм Бөек Раббыбызның исемен бозу!!!
🔎Аллаһ - ул гарәп сүзе, һәм гарәп телендәге язылышына карасак, шуны аңлап китәбез:
الله
▫️Беренче хәреф ا фәтхә белән килгән "әлиф" - аны без "А" дип әйтәбез.
▫️Шуннан, икеләнгән ل ل ) لل( "ләм" хәрефе фәтхә белән килә - аны без "Лла" дип укыйбыз.
▫️Һәм аннан соң ه хәрефе килә - татар телендә андый хәреф юк, әмма әйтелеше ягыннан аңа охшаган аваз ул "һ" авазы, әмма без аны әйткәндә һава киртәләрсез генә бугаз аша чыга.
❗Шулай итеп, "Алла" дип кенә әйтү Аллаһның бөек исеменнән бер хәрефне алып атуны аңлата, бу бик зур ялгышлык!!!
🚫🚫🚫"Алла", "Алланың рәхмәте", "Алла сакласын", "Аллага тапшырдым", "Аллам", "Аллага шөкер" һ.б. дип әйтү ЯРАМЫЙ
✅✅✅"Аллаһ", "Аллаһның рәхмәте", "Аллаһ сакласын", "Аллаһка тапшырдым", "Аллаһым", "Аллаһка шөкер" һ.б. ДИП ӘЙТЕРГӘ КИРӘК!
❗Берүк шушы хатаны кыла күрмәгез!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев