Сүнгәнче янарга әле!
Бары изге хисләр белән
Каршылыйм һәрбер таңны
Саумы дөнья! Мин дә исән!
Шуннан зур бәхет бармы?!
Урамда кыш күбәләкләп
Яудырган ак карларын
Бу тормышны яратканга
Туа сөю җырларым.
Ак карлардай ак хыяллар
Телемдә, уемда да
Биеселәр бардыр әле
Улымның туенда да.
Әле дә матур, яшьмен сыман,
Тынгысыз Һаман җаным.
Югисә бит ай- һай, дуслар,
70-ем тулган чагым!
Бер күз ачып йомган ара
Уйласаң исләп барын
Өреп кабар чаклар булды
Кышларның бозлы карын.
Тормыш көн дә бәйрәм түгел
Язмышның төрле юлы.
Һаман түрдә утыру тими
Инде булдым дип олы.
Яшим бит әле җылылык
Өләшеп кешеләргә
Пыскып ятмый, ялкын өстәп
Күңеле өшегәнгә
Гомеремнең бизәкләре
Бәхетле минутларым
Терәк тә,
Тормыш- даруханә.
Сөбхана Аллаһ! Яңа көнгә,
Сулап туймас язгы һава!
Бу дөньяның мөгҗизасы
Тормыш –даруханә, дәва.
Көтмик саулыкны ныгыту
Сатып алган дарулардан,
Саулык- байлык,онытмыйча
Кайгыртулар кирәк алдан
Туган якның урманнары,
Гөл-чәчкәле болыннары,
Күрә белсәк, һәммәсе дә
Алар күңел дарулары.
Күкләрнең зәңгәрлегенә,
Гашыйк булсак һаваларга,
Саф һавалар, эчәр сулар
Аллаһ биргән дәваларга.
Урын булса күңелләрдә
Әле иман байлыгына
Тормыш дигән даруханә
Бирер безгә дәва гына.
Ачу-нәфрәт, каргышлардан
Җаныбызны араларга
Мәрхәмәтле бер Аллаһтан
Сорыйк бары догаларда.
Саулык китсә, күңел төшсә
Булмас кебек дәвалары,
Шул чагында бер яхшы сүз
Төзәтә бит яраларны.
Ихласлык һәм изгелекләр-
Бу
Хезмәт менән дан яулай. 1.Кем һуң ул Харисов бабай? Ник уны халық данлай? Ул- профессор,тел белгесе, Хезмәт менән дан яулай. 2.Имән ауылында тыуған, Ябай ауыл балаһы. Көтү көткән, балық тотқан Килмәгән тик тораһы. 3.Ғәиләлә ағай булған, Терәк булған үскәндә. Белем алам тиеп янған, Тырыш булған эшкә дә. 4.Ауылда қалған баласақ Ул үскән йорт-кураһы. Зурлай бөгөн Башқортостан Ул-бөтә ил ағаһы. 5.Халкымдың күңел байлыгы- Тел-ауыз ижадын да Өйрәнеп китаптар язған Алып иғтибарына. 6.Ялғанлау, ғәйепләү менән Намусы килешмәгән. Ауырлықтар, қыйынлыктар Булһа ла бирешмәгән. 7.Үз халқына хезмәт өсөн Бағышлаған тормошон Телде, илде үстерүгә Кереткән тос өлөшөн 8.Балтас ере биргән шәхес Горурлығы халқымд
Ураза бәйрәме мөбәрәк булсын. Айлар солтаны-Рамазан үтте. Аллаһыбыз уразаны фарыз итте. Һәрбер мөселман чын сынау үтте Ходайга шөкер, зур бәйрәм житте. Гает намазы һәм дә вәгазе Бу изге көннең күркәм гамәле. Иманлы булып яшәү үрнәген Күрсәтә безгә ислам әдәбе. Ураза бәйрәм мөбәрәк булсын, Шатлык китерсен, иңдерсен өмет Милләттәшләрем, дин кардәшләрем, Күңелдә булсын бары изгелек. 10. 04. 2024. Гөлшат Галина-Ихсанова.
Күңелләрдә булсын иман. Аллаһыма мең рәхмәтләр Күңелемә биргән иман. Дөньябызга ямь өстәлә Яңгыраса моңлы азан. Көннәр-төннәр чиратлаша Уз вакытында соңламыйча Ай янында йолдызлар да Елмаялар йокламыйча. Кодрәтле Раббем яралткан Безгә бу камил дөньяны Бары изгелекләр белән Каршылыйк һәр аткан таңны Тик кешеләр генә төрле Кайсында юк әхлак, әдәп. Андыйлар шашып узына Имансызлык моңа сәбәп. Мәңге килгәндәй дөньяга Курыкмыйча гөнаһлардан Байлык жыя, чирканмыйча Үтерүдән һәм талаудан. Явызлыкның, ерткычлыкның Була бит ул барыбер чиге Байлыкларны алып китәр Юк әхирәтнең ишеге. Жыйган байлыклар тарала Әйтерсең тузан бөртеге Кеше үлә, тик дөньяда Кала аның изгелеге. Кирәк түгел башка сүзләр Уйла
Үз туган телемдә эндәшәм.
Буыннардан, ата- бабалардан
Калган безгә изге бер мирас.
Туган телем, ана телем беркем
Күңелемнән йолкып ала алмас.
Телем өчен, илем өчен диеп
Тукай, Җәлилләрем көрәшкән
Рәми туган теле гүзәллеген
Матур, моңлы җырга иш иткән.
Батыр халкым күп сынаулар аша
Күңел бизәкләрен саклаган.
Телләр дөньясында, туган телем,
Синең байлыгыңа сокланам.
Рус телебез- безнең дуслык теле,
Яхшы инглизен дә өйрәнсәң,
Тик күңелең барыбер зәгыйф булыр
Үз телеңнән йөзең чөерсәң.
Һәр кешегә исән-саулык теләп
Үз туган телемдә эндәшәм.
Телем, синең тылсымнарың аша
Күңел байлыгымны өләшәм.
Без татармы , яки башкортбызмы,
Бәхәс нигә, кемнең бар эше?
Борынгыдан килгән татар, башкорт
Дуслыгының
Бер чама акыллырак. Тирә-якта аклык-сафлык Рәхмәт әйтик яңа көнгә. Сау-сәламәт булсаң гына Матурлыклар күренә. Һәркем берәү, тик уйлар күп: Сораулары, жаваплары. Аллаһыбыз изгелеккә Насыйп итсен савапларын. Яшь чакларда ашкынабыз, Күздә уйный нурлар гына Галәмнәрне иңләр булып Хыяллар оча ургыла. Яшьлек үтте, инде без дә Бер чама акыллырак: Ашкынмыйбыз кабаланып, Атлыйбыз жайлабырак Каударланып жыйган маллар Бер көн кала, беләбез. Бу тормышта язмышларга Язылганны күрәбез. Хыялый хыяллардан да Инде без ерагырак. Иртәгә көн бүгенгедән Булсын тик матурырак. Ераклардан балалардан Килсен яхшы хәбәрләр Һәркем иртәгәне күрсен Тыныч булсын ил-көннәр . 8. 02. 2024. Гөлшат Галина-Ихсанова.
Яшим бары сине яратып. Язмыш юлы безне аерса да, Булмый, жаным, булмый онытып, Сагышланып йөрим юлларымда Ачы күз яшьләремне йотып. Төшләремдә бик тиз югаласың Йокылардан мине уятып, Аз булганмы безнең бергә чаклар Туймаганмын сине яратып . Ялгыз жанда калган синең моңнар Сөюләрне гүя яңартып, Бары жилләр кочып куеныма Сагышларны йөрим таратып. Борма-борма юлы язмышларның, Булмый икән аны турайтып. Мәхәббәтнең сагыш утларыннан Кем соң әле качкан уратып? Сагыш саргайтса да,сөю булган Йөрәкләрне булмый карайтып Тере килеш үлгән жаннар гына Сөймидер ул янып, жан атып. Мәхәббәтне белми китәр идем, Яратмасам сине очратып. Бу дөньяның сынауларын жиңеп Яшим бары сине яратып. 6. 02. 2024. Г
Солдатларга сөю хатлары.
Салкын окопларда җылы бирсен
Сабыйларның рәсем, хатлары
Сөюләрнең, мәхәббәтнең көчен,
Хәтерләтсен туган якларны.
Аналарның изге догалары,
Сабый кулларының җылысы
Шул хатларда өзелеп сөйгән ярның
Ялкынлы мәхәббәт тойгысы.
Туган яктан барган шул хатларда
Йөрәкләрнең кайнар хисләре
Ризыкларың теләп иртә- кичен,
Мичтән чыккан икмәк исләре.
Изге теләкләр дә, сөюләр дә
Канат бирсен, солдат, күңелеңә
Туган яктан килгән сөю хаты
Әйдәп барсын бөек Җиңүгә.
Мәхәббәт һәм нәфрәт кара –каршы
Чыккан чакта авыр юлларда
Сөю хатларыбыз көчләр өстәп
Калкан булсын сезнең кулларда.
5. 02. 2024.
Гөлшат Галина-Ихсанова.
Никах бүләге.
(Хикәя).
Һәр заманның, һәр чорның үзенә хас гореф- гадәтләре,әхлак тәртипләре, аш-сулары, кәсепләре, мавыктыргыч яки гыйбрәт алыр күренешләре була икән.
Мин 24 яшьлек авыл кызы. Мине кинолардан, кичке уеннардан соң озатып йөргән, миңа мәхәббәтен белдергән егетем бар. Минем күңелдә дә инде башкага урын юк шикелле. Ул кияүгә чыгарга ризалыгымны көтеп йөри.
Җәйге матур кич. Яратып йөргән кешем мине клубка чакырып килде.
Капка төбенә чыксам, башка көннәрдәге кебек түгел, үзе дә ничектер сүзен әйтәлми басып торган шикелле тоелды. Шунда нык кына итеп кулымнан тотып алды да: “Җаным, җавабыңны әйт, син ризамы?”-диде. Мин оялып та, шатланып та кулларымның, битлә
Показать ещё