Аның белән хушлашырга якыннары, якташлары, авылдашлары, район җитәкчелеге, Уфа шәһәренең Калинин районы хакимияте вәкилләре, хәрбиләр килгән иде. Үзенең гомере эчендә бары тик яхшы яктан гына күрсәтә алган, гаиләсенә ныклы терәк, дус-туганга ярдәмчел, һәркем белән уртак тел таба белгән, авылдашыбызның юклыгына ышанасы килми.
Бүген озатканда район хәрби комиссариатыннан килгән вәкил Айдарның туган иленә тугрылыклы хезмәт итүче яхшы солдат буларак искә алып бары тик уңай бәяләмә бирде. Аның шулай тырышып хезмәт итүендә безнең шигебез дә юк иде. Арабыздан иртә китүенә генә ышана алмыйбыз.
Тормыш иптәшенең, улларының, туганнарының олы кайгыларын уртаклашабыз. Кайгыны оныттырырлык чара юк, сезгә сабырлык телибез...
Мәңгелеккә арабыздан киткән авылдашыбызның тар каберен киң, караңгы гүрен якты, урынын җәннәттә насыйп ит бер, Аллам. Барган җирләрендә аны Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын... Искә алуыбыз, хушлашуыбыз аңа дога булып барып ирешсен иде... Тыныч йокла Айдар!...
#Кушнаренковскийрайон
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11