Предыдущая публикация
Без исән!
***
Уйлыйм, сөйлим, җырлыйм, язам
Туган татар телемдә;
Туган телемдә яшим мин
Изге Туган җиремдә.
Бар телләрне якын итәм,
Ә гыйшкым -Туган телем.
Ул шигъри учак кабызды,
Ул бирде миңа гыйлем.
Бир дисәләри алтын таулар,
Оныт дип туган телең,
Баш тартам: "Бар алтыннардан
Кадерле туган телем!"
Сөйләшәлмә ул телдә дип,
Киссәләр әгәр телем,
Соң инде: "халкымда яши
Әйтелгән шигъри сүзем.
Алалмый аны үлем!
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2