Өстәлләрдә көлеп тора икмәк...
Сабыр итә белик, тук заманда яшибез
Әле кибеткә барып икмәк алып кайттым. Чыккач ук кеше-мазар күрмәгәндә кыштырдавык капчыкка салынган ипинең кырыннан гына чеметеп кабасым килде. Рәхмәт инде, шундый матур, шундый тәмле ис килеп торган ак ипи бирде миңа сатучы ...
Кайда ничектер, әмма мин, башка авыл балалары шикелле, икмәк дип түгел, ипи, ипекәй дип үстем. Менә әле дә ипи дип кабатласам, Мәтәүбаш басуларында тургайлар җырын тыңлап, җилдә тирбәлеп утырган бодай, арыш башакларының кыштырдавын ишетәм төсле; әниемнең бисмилласын әйтеп, ипи калайларына тигез итеп камыр бүлеп салганын, үземнең әле аның ипи пешергәндә бигрәк тә яктырып киткән нурлы йөзен күзәтеп, әле әни тиздән кисәүгач белән тартып бәләкәй учакка китерәчәк кызыл күмерләрнең җем-җем бер сүнеп, бер янып алуларына исем китеп, мич каршында утыруымны күз алдына китерәм.
Без, аллага шөкер, ипекәйле заманда үстек. Ашау байларча булмаса да, ипидән өзелгән булмады – бигрәк тәмле иде шул әнкиләрнең –сугыш чоры балаларының – ипи кадерен белеп, яратып, авыл мичен тутырып пешергән ипекәйләре. Бүген инде әйтәсе дә юк. Тук, мул заманда яшибез, кайчак хәтта туеп сикерәбез. Әмма ни генә булмасын, нинди генә сый-нигъмәтләр өстәлгә куелмасын, ипи булмаса, табынның яме, ашның тәме булмый. Әле менә бөтен ил белән үзизоляциядә, өйдә утырабыз. Күп җирләргә, шул исәптән сәнәгать товарлары магазиннарына бармасак та, хәйран гына яши алабыз икән лә. Ә менә азык-төлек кибетенә бармыйча булмый. Бүген шул, үзем кибеткә баргач, сатучы кызлардан сатып алучыларның нәрсә алулары белән кызыксындым. “Барсын да алалар, өйдә утыргач, ашарга күп кирәк, – диләр алар, – әмма һәркем иң беренче икмәк(!) сорый”.
Ә ипекәйнең, аллага шөкер, бетеп торганы юк, яңа пешеп чыкканын китереп кенә торалар, өйдә үзләре ипи пешерүчеләр дә шактый артты. Әйтәм ич, без тук заманда яшибез, ачлыкның ни икәнен дә белмибез, үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгенге хәлләрне (сынауларны) кичерү өчен сабыр булырга гына кирәк.
Ачлыкны, төп ризыгыбыз иписезлекне белмибез дигәннән, Мәтәүбаштан педагогик хезмәт ветераны, мәгариф алдынгысы Габидә Еркеева-Саяхованың сөйләгәне искә төшә. “Балаларга әдәбият дәресендә ачлык еллары турында сөйлим, үзебезнең Ташкичү авылында (хәзер ул авыл байтактан юк инде) ачлыктан, чарасызлыктан бер ананың – балаларын, ә аннары үзен юк итәргә балта алып кергәне, тик соңгы минутта кулы бармыйча тыелып –тукталып калуы турында олы буыннан ишеткәнемне бәян итәм. Укучылар тын да алмый тыңлыйлар. Сөйләп беткәч моңсу тынлык урнаша. Шуннан берничә бала әкрен генә: “Апа, нигә магазинга барып ипи алып кайтмаганнар соң?” – дип сорап куя”. Әйе, сөйләсәң дә, хәзерге буын ачлыкның нинди зур фаҗига икәнен күз алдына китерә алмый. Алмасын да.
Өйдә утыргач, китаплар укырга да вакыт күбрәк. Классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның “Адәмнәр” повестен дә яңадан укыдым.
Әсәрнең башына куелган , төнгә каршы һәм йөрәге нык булмаганнарга уку тыела, дигән искәртү үк сискәндерә.1921-1 922 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән ачлыкны чагылдырган әсәрдә кешеләрнең ачтан үлмәс өчен коточкыч адымнарга барырга мәҗбүр булуларын еламыйча укып булмый.
Боларны мин нигә язам соң? Үткәннәрдән гыйбрәт алыр өчен. Үткәннәрне онытмас өчен. Күпләрнең хезмәте белән өстәлгә куелгган икмәкнең кадерен белер, балаларны, оныкларны ипине зурларга өйрәтер өчен. Бүгенге йогышлы чиргә бәйле кагыйдәләрне зарланмыйча гына үтәр, сабыр булыр өчен. Иң мөһиме, ачлык фаҗигасе кичермибез, күпме телибез, шулкадәр ипи ашыйбыз. Ә бит ипи төп ризыгыбыз булу белән бергә, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытучы дипломат та әле. Шул җәһәттән бер гыйбрәтле хикәя искә төште.
Бервакыт акыл иясенә бер хатын-кыз килгән дә:
– Ике ел элек безне ирем белән сез кавыштырган идегез, хәзер инде мин аның белән яшәргә теләмим, безгә аерылышырга кирәк, – дигән.
– Аерылышырга теләвеңнең сәбәбе нидә соң, аңлат әле? – дигән аңа каршы акыл иясе.
– Башка хатыннарның ирләре өйләренә һәрвакыт вакытында кайта, ә минеке көн дә соңга кала, шул сәбәпле һәркөн тавыш чыга.
Карт аптырап: "Сәбәбе шул гынамы? Акча да алып кайта, бала тәрбияләргә дә булышамы? – дип сораган.
– Әйе, тик минем көн саен соңга калып кайта торган ир белән яшисем килми.
– Аерылышасың килгәч, мин сезне аерырмын, тик минем бер шартым бар: өеңә кайт та, зур итеп икмәк пешер, аны миңа алып кил. Тик су, он, йомырка, тоз һәм башка кирәк әйберләреңне өеңнән алма, ә күршеләреңнән кереп сора. Ни өчен икмәк пешерүеңне һәрберсенә тәфсилләп сөйлә, – дигән акыл иясе.
Хатын өенә кайткан да эшкә керешкән. Иң беренче эш итеп күршесенә су сорап кергән. Моның су сорап йөрүенә күршесе бик аптыраган. Ә теге хатын ни өчен су кирәклеген, нәрсәгә дип ипи пешерергә әзерләнүен бәйнә-бәйнә сөйләп биргән.
– Их, син минем иремнең нинди икәнлеген белмисең әле! – дип зарланырга тотынган күршесе. Икенче хатын да, өченчесе дә тормыш иптәшләреннән канәгать булмауларын әйткәннәр.
Ипи пешерергә кирәкле булган ризыкларны җыеп бетергәч, тәмле итеп ипи пешергән дә бу хатын акыл иясенә алып киткән.
– Менә синең шартыңны үтәдем, икмәк белән гаиләңне сыйла, ләкин минем иремнән аерыласым килми.
– Ни булды, кызым? Нигә кире уйладың? – дип сораган карт.
-– Минем ирем иң яхшысы икән! - дип җавап биргән хатын.
Шулай, кайчак уйлап кына җиткермибез. Икмәк, ипи, ипекәй – безнең тормышыбызның нигезе ул. «Икмәк– ул тормыш, ул Ана, Ватан, мәхәббәт кебек үк мәңгелек. Икмәк –ул безнең көчебез, куәтебез, илһамыбыз, рәхәтебез», – дигән танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов. Икмәк кадерен белеп яшик, җәмәгать.
Зәйфә Салихова.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1