Предыдущая публикация
Җилләр каядыр киткәннәр,
Урамнар тынып калган.
Тәрәзләр яктылык сирпи –
Өйләр кичке ут алган.
Тын калган юллар йокысын
Бозмаска теләп гүя,
Сирәк-мирәк анда-санда
Түт-түтләр үтеп куя.
Тынып калган ял алырга
Көндезге ыгы-зыгы.
Кайдадыр баш төрткән, бугай,
Төнге тормыш кызыгы.
Тынлык тирән уйга чумган,
Тыңлап яшәү агышын...
Кайтып барам урам буйлап,
Эчеп тынлык сагышын.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев