Предыдущая публикация
Туган якта тагын кыш мизгеле…
Энҗе карлар ява тын гына.
Басу-кырлар ап-ак, ак урамнар…
Ак дөньяда йөрим шым гына.
Ак бөртекләр – нәни күбәләкләр
Талгын гына очып әйләнә.
Алар алып чыкты әйдәп өйдән
Ак дөньяга мине бәйрәмгә.
Тау буена чыгып тезелеп баскан
Ак каеннар ак хис уята.
Ак хисләрем буранына чорнап,
Матур, якты уйлар уйлата.
Ак башлыклы өйләр, көрткә чумган
Киңлекләргә карап туялмыйм.
Күңлем нечкәрүдән, ирексездән
Күз яшьләрем ага, тыялмыйм.
Ак тынлыкның ап-ак моңын эчеп
Ак дөньяда йөрим тын гына.
Туган ягым кышы сихерләде,
Мин мин түгел бүген, моң гына.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев