(Күп татар хәрефләре юк русс телендә, булганнары белән язган идем гафу итәрсез)...
Авылларда чабып-җыю вакытлары уткәч (уборка), көз азакларында, кыш вакытларында элек шаулатып туйлар үткәрәләр иде, суык кыш көннәрендә чаналарга мендәрләр , ястыкларны "биренәләрне" төяп, мичкә белән балын, каклаган казларын, бавырсакларын салып толыпларга төренеп туй мәҗелесләренә бер ничә көнгә , кодаларның якын туганнары куп булса берәр атнага китеп йөриләр иде...Туганнарында берәр көндә кунак булмасалар гаеп итәләр иде...Кышын бураннар чыгып китсә тагы да озакка калалар иде...Йорт курасын якында торган күршеләргә тапшырып туйга йөриләр иде...
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев