Әзерлек төркемендә педагоглар балаларга «закон», «тәртип» һәм «хокук» төшенчәләрен аңлаттылар.
Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Бөгелмәнең 35нче «Дельфин» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен тематик дәресләр узды.
Балалар дәүләт символикасын кабатладылар — Россия флагы һәм гербы. Алар өчен «Конституция — илнең төп законы» видеопрезентациясе оештырылды, шуннан соң алар үзләренең белемнәрен хокукый викторинада, уен эстафетасында күрсәтә алдылар.
«Дельфин» балалар бакчасы инде икенче ел «Балалар бакчасында Беренчеләр хәрәкәте» Республика пилот проектында катнаша, аның кысаларында мәктәпкәчә яшьтән хокукый мәдәният нигезләре, Ватанга һәм аның символларына хөрмәт салына.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев