Катнаш эстафета йомгаклары буенча беренче урынны Рудаковлар гаиләсе алды.
«Юность» спорт мәктәбе бассейнында йөзү буенча «Буыннар элемтәсе» дип аталган республика ярышларының беренче сайлап алу этабы узды. Әлеге чарада өч команда катнашты, аларның һәркайсы әби-бабайдан һәм аларның оныгы яки оныкчыкларыннан торды.
Ярышлар ике дисциплинад: ирекле стиль белән 50 метрга йөзү һәм ирекле стиль белән 2×50 метрга катнаш эстафета.
Ирекле стиль белән 50 метрга йөзү буенча шәхси зачетта өлкән буын арасында йөзүне 54,85 секунд — Николай Чуриков; 56,24 секунд — Виктор Рудаков; 56,85 секунд нәтиҗәсе белән Альмира Вәлиева иң яхшылар булдылар.
Оныклар арасында бу сайлап алу этабында Рөстәм Мөхәммәдиев — 31,68; Полина Чурикова — 37,14; Эмилия Хәйруллина 44,25 секунд нәтиҗәсе белән аерылып тордылар.
Катнаш эстафета йомгаклары буенча беренче урынны Рудаковлар гаиләсе алды, икенче урында — Чуриковлар гаиләсе, өченче урында — Вәлиевлар гаиләсе.
Җиңүчеләр Бөгелмә районын 20 декабрьдә Казанда узачак финал республика этабында тәкъдим итәчәк.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев