5 декабрьдә Мәскәүдә 2025 елгы Бөтенроссия иншалар конкурсының Иң яхшы эшләре авторларын бүләкләү тантанасы булды. Чара илнең 59 төбәгеннән 100 финалистны берләштерде.
Тантанада укытучы-остазлары белән бергә Татарстан Республикасыннан ике җиңүче: Бөгелмә районының 2нче Карабаш мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Дамир Фазуллин һәм Казан шәһәренең Идел буе районының 52нче гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Алена Турунтаева катнашты.
Катнашучыларны РФ Президенты киңәшчесе, РФ халыклары һәм рус теле өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы рәисе Елена Ямпольская, РФ мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова һәм Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Елена Писарева сәламләде.
Быел федераль этапка 442 эш керде. Аларның 100е финалистлар рәтенә чыкты һәм махсус җыентыкта бастырылачак.
Укучыларыбызның рус теле һәм әдәбиятына кыйммәтле мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән Бөтенроссия конкурсларында катнашуы «Мәгариф» илкүләм проектының Россиянең сәләтле балаларын үстерү һәм аларга ярдәм итү максатларына туры килә.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев