Җиңүчеләр Бөгелмә районын конкурсның зона этабында тәкъдим итәчәк.
Һәр катнашучы мәктәп этабында иң яхшы укытучы дип танылды инде.
Иң яхшы исемгә нибары 9 педагог дәгъва иткән. Укытучылар арасында ярышлар ике номинациядә узды. Өч елга кадәр эш тәҗрибәсе булган педагоглар "Педагогик дебют"ка гариза бирделәр, ә аларның 5 елдан башлап хезмәт стажы булган тәҗрибәлерәк хезмәттәшләре төп номинациядә көрәштеләр.
"Педагогик дебют«та 12нче төп мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Луиза Кинзина, 3 нче урта мәктәпнең тарих укытучысы Диана Вильданова, 1 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Конакова катнашты.
Ел укытучысы исеме өчен көрәшкә 9нчы мәктәпнең информатика укытучысы Юлия Садыйкова, 14нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Гыйниатуллина, 16нчы мәктәпнең математика укытучысы Анастасия Кобзева, Наратлы мәктәбенең география һәм чуваш теле укытучысы Марина Свежинкина, Карабаш 1нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфия Камалетдинова һәм 2нче лицейның инглиз теле укытучысы Софья Потеряхина керде.
Һәр катнашучы жюри һәм тамашачылар хөкеменә үз темасы буенча мастер-класс тәкъдим итте. Педагоглар укытуда кулланган кызыклы эшләнмәләре белән уртаклаштылар, жюри сорауларларына җавап бирделәр.
Конкурс сынаулары нәтиҗәсендә һәр номинациядә җиңүчеләр ачыкланды.
Дебютант педагоглар арасында беренче урынны Диана Вильданова яулады. Икенче урында — Луиза Кинзина, өченче урында — Ирина Конакова.
«Ел укытучысы» номинациясендә Софья Потеряхина җиңүче булды, икенче урынны Анастасия Кобзева, өченче урынны Гөлназ Гыйниатуллина алды.
Диана Вилданова беренче дәрәҗә лаеклы диплом алгач, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:
— Минем өчен бу яңа тәҗрибә, яңа ачышлар, яуланачак биеклекләр. Әлеге чараны оештыручыларга, миңа ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт.
ФОТО: Людмила ГАЛИМОВА.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев