Бөгелмә шәһәре һәм районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасын уздырды.
Грамоталар һәм чәчәкләр 2025 ел йомгаклары буенча авыл җирлекләрендә беренчел хәрби исәпкә алуны үрнәк итеп оештырган өчен тапшырылды.
Смотр-конкурста җиңүчеләр булдылар:
1нче урын — «Березовка авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты. Бүләккә җитәкче Фидаил Сәлманов һәм хәрби учет буенча белгеч Оксана Кожеватова лаек булды.
2нче урын — «Кече Бөгелмә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты. Җитәкче Валерий Григорьев һәм белгеч Александра Жернакованың хезмәтләре билгеләп үтелде.
3нче урын — «Восточный авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты. Бүләкләрне җитәкче Валерий Тимофеев һәм белгеч Оксана Ракитина алды.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев