Процессуаль тикшерү оештырылган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 3 декабрьдә 4сәгатьтә 28 минутта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча дежур бүлегенә Бөгелмә шәһәренең Чайковский урамындагы тулай торак бүлмәсендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән.
Фаразланган сәбәп-көнкүреш электр приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Янгын вакытында бүлмәдә өч балигъ булмаган бала була. Аларның икесе төрле җәрәхәтләр белән хастәханәгә озатылган.
Һәлакәт урынына Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары Илгиз Маликов барды. Процессуаль тикшерү оештырылган, аның барышы шәһәр прокуратурасында контрольгә алынган. Янгынның төгәл сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев