Предыдущая публикация
Руслан Мэлс улы 2011 елдан бирле Бөгелмә районы җирле үзидарә органнарында эшли.
Конкурс комиссиясе ике кандидатураны — Руслан Мәсәлимов белән Илфар Кәримовны тәкъдим итте. Алар депутатлар каршында Бөгелмә районын үстерү программасы белән чыгыш ясады. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан Руслан Мәсәлимовны хуплады.
Яңа сайланган җитәкче депутатларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте. Ул муниципалитет файдасына нәтиҗәле эшләү өчен барлык көчен, тәҗрибәсен һәм белемнәрен кулланачагын ассызыклады.
Фото: ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәте


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев