Акча республика бюджетыннан бүлеп бирелде.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе республика бюджеты акчасына гамәлгә ашыра торган светофор объектларын урнаштыру программасы кысаларында Бөгелмә шәһәрендә яңа светофорлар урнаштырылды. Аларның берсе Калинин һәм Совет урамнары киселешендә урнашкан, ә икенчесе Калинин һәм Вахитов урамнары киселешендә эшли һәм Т.7 светофор объекты буларак билгеләнгән.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да урам челтәренең күрсәтелгән участокларын узганда сак булырга кирәклегенә игътибар итәбез.
Җәяүлеләрне юлны кичәр алдыннан, күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, куркынычсызлыкка инанырга өндибез.
Үзегезне саклагыз һәм авария хәлләре мөмкинлеген булдырмый торган үз-үзегезне тотышны сайлагыз. Юлда игътибарлы булыгыз!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев