22нче «Алтын балык» балалар бакчасы балалалары II Региональ «Алтын капка» фестивалендә катнаштылар.
«Без барыбызда балачактан» — дигән атаклы язучы Экзепюри. Бу чыннан да дөреслеккә туры килә. Кем генә булуыбызга карамастан — язучымы син, укытучымы, әллә гади бер эшчеме күңел һәрвакыт балачакка еш әйләнеп кайта. Ә балачактагы иң истәлекле, иң кызыклы әйбер ул —уендыр, мөгаен.
Менә шушы уеннар, безне физик яктан да, рухи яктан да камилләштерә. Алай гына түгел, алар бездә дуслык иптәшлек, гаделлек, кыюлык, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Уеннарның ниндиләре генә юк аларның? Татар халкының, аеруча безнең балалар бакчасында балалар белән яратып уйнала торган уеннар бик күп. Мәсәлән: «Чума үрдәк, чума каз», «Кәрия Зәкәрия», «Зәңгәр чәчәк», «Миңлебай», «Түбәтәй», «Алтын капка». Һәр милләт халкының үз уены, аны уйнау төре, уеннарның үзенең мәгънәсе була.
Шуңа да безнең 22нче балалар бакчасы балалары, татар теле тәрбияче Гөлнара Таминдарова белән берлектә «Алтын капка» дигән II Региональ фестивалендә «Самовар» дигән уенны яңартып, үзгәчә тәкъдим иттеләр. Без чын күнелдән балаларыбызга яңадан-яңа уңышлар, зур бөеклекләргә күтәрүләрен теләп калабыз.
ФОТО: Маргарита Юмагулова.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев