Бөтендөнья оригами көне уңаеннан Спас авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен мастер-класс оештырды.
Ел саен 11 ноябрьдә Бөтендөнья оригами көне билгеләп үтелә. Оригами —иҗатның һәркем өчен иң кулай төрләренең берсе. Бу җилем, кайчы һәм башка кул астындагы чаралардан башка кәгазь эшләнмәләр ясауның мавыктыргыч сәнгате. Ул гади кәгазь битен гаҗәеп әйберләргә әйләндерә.
Балалар японча "оригами"ның нәрсә аңлатканын һәм бу сәнгатьнең нинди төрләре булуын белделәр.
Остазлар җитәкчелегендә яшь катнашучылар нигезне үзләштерделәр: кәгазь бөкләделәр, форма тотарга өйрәнделәр һәм эш-хәрәкәт эзлеклелеген игътибар белән күзәттеләр.
Мастер-класс вакытында алар песиләр рәвешендә йөзекләр һәм беләзекләр ясарга өйрәнделәр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев