Хокук бозучылар штраф түләячәк һәм ел ярым автомобиль руле артына утыра алмаячак.
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе хәбәр итүенчә, 29 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр вакыт эчендә җәмәгать хөкемдарлары ике ачык суд утырышы үткәргәннәр. Анда Александр Владимирович Хреновны һәм Виталий Сергеевич Егоровны исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Мондый тикшерү алар гамәлендә җинаять җаваплылыгы тотарлык каршылыклар, транспорт йөртүче вазыйфаи затның медицина тикшерүе узу турындагы таләбенә каршы килмәгән һәм башка аерым шартлар үтәлгән очракларда уздырыла. Хокук бозучыларның һәркайсы, гамәлләренә күрә, 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү, 45 мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендә җәзага тартылганнар.
Карар әлегә үз законлы көченә кермәгән.
Материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия тарафыннан тәкъдим ителә


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев