Ел саен үткәрелә торган акция шәһәрнең иң җанлы юл чатында, начар
күрүче җәяүлеләр өчен светофор белән җиһазландырылган урында узды.
Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү буенча «Хөрмәт белән хәрәкәт» акциясе оештырылды.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Бөгелмә оешмасы вәкилләре, юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын җәлеп итеп, урам буйлап йөрделәр. "Яшь Гвардия«нең җирле бүлекчәсе активистлары ак таяклы кешеләрне озата бардылар, үтеп баручыларга һәм машина йөртүчеләргә начар күрүче кешеләрнең юлны кичкәндә аерым игътибарга мохтаҗ булуларын күрсәттеләр.
Чара барышында катнашучылар сукыр һәм начар күрүче кешеләр өчен светофорның тавыш сигналы эшен бәяләделәр. Моннан тыш, активистлар «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Әлмәт шәһәрендәге Бөгелмә бүлекчәсе башлыгы Татьяна Баянова белән бергә машина йөртүчеләргә һәм үтеп баручыларга мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү кагыйдәләре турында мәгълүмат листовкалары тараттылар.
«Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 14.5 пункты нигезендә, барлык очракларда, шул исәптән җәяүлеләр кичүләреннән тыш та, машина йөртүче ак таяк белән сигнал бирүче сукыр җәяүлеләрне үткәрергә тиеш», — дип искәртте юл хәрәкәтендә катнашучыларга Татьяна Васильевна.
Гадәттәгечә, чаралар тавыш сигналлары бирә торган светофорлар урнаштырылган чатларда үткәрелә. Бөгелмәдә алар уннан артык. Бу юлы акцияне Җәлил һәм Воровский урамнары киселешендә оештырдылар.
— Элек шәһәр буенча хәрәкәт итү катлаулырак иде. Хәзер урамнарда йөрү җиңелрәк: ремонтланган юллар һәм тротуарлар күбрәк барлыкка килә, юл чатларында тактиль юнәлеш бирүчеләр урнаштырыла, тавыш светофорлары саны арта, — дип ассызыклады Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Бөгелмә җирле оешмасы җитәкчесе Артем Пахарев.
— Барлык машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен һәм күрү сәләте бозылган кешеләргә тиешле ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итәм — диде ул.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев