Бүләкне Россия бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Александр Шершуков тапшырды.
Бөгелмә муниципаль районы профсоюз оешмаларының координация советы «Теләктәшлек координаторлары» Бөтенроссия конкурсының махсус призына лаек булды.
Сочида дипломны «Профсоюзлар. XXI гасыр. Мотивлар һәм стимуллар» VII Бөтенроссия интеллект-форумында координация советы рәисе Людмила Туркинага тапшырдылар.
«Бөгелмә профсоюзлары беренче тапкыр конкурсларда катнашып, призёр булды. Без конкурс өчен профориентация чарасын тәкъдим иттек, аны техник-төзелеш колледжында район башкарма комитеты вәкилләре һәм эш бирүчеләр белән бергә үткәрдек, чөнки яшь кадрларны җәлеп итү мәсьәләсе безнең шәһәр өчен бик мөһим».
Бу бүләк — Бөгелмә профсоюзы әгъзаларының хезмәт, бердәмлек һәм эшкә тугрылык нәтиҗәсе. Без хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен яклый алуыбыз һәм шәһәребез һәм районыбызда теләктәшлек идеяләрен алга сөрә алуыбыз белән горурланабыз", — дип шәрехләде Людмила Туркина.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев