Полиция булган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Бөгелмәдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсенең 2нче өлеше буенча («Корал яки корал сыйфатында кулланыла торган әйберләр кулланып сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү») җинаять эшен тикшерә.
Ашыгыч хезмәткә 59 яшьлек җирле хатын-кыз шалтыраткан һәм ярдәм сораган. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре торакны карап чыкканнар һәм көрән төстәге матдә таплары булган пычак тапканнар. Исерек хәлдә булган зыян күрүченең ире тоткарланган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Ир-ат көнкүреш талашы нәтиҗәсендә хатынына күкрәк читлегенең сул ягына пычак белән кадавын таныган. Табиблар нәтиҗәсе буенча, алынган җәрәхәтләр зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян китергән.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Шикләнелүче читкә китмәү турында язу астында. Элегрәк ул җинаять җаваплылыгына тартылмаган.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев