15 октябрьдә республика җыен пунктына 11 егет китте.
15 октябрь иртәсендә «Хәтер» хәрби дан залында 2025 елның көзге чакырылыш кампаниясе кысаларында хәрби хезмәткә чакырылучыларның беренче төркемен озату тантанасы булды. 11 бөгелмәле Ватанга бурычларын кайтарып бирәчәк һәм үзләренең ныклыгын тикшерәчәк.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларны озату тантанасында мэрия, руханилар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, кадет мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, дуслары һәм туганнары катнашты. Алар балаларга лаеклы хезмәт, уңышлар, бер-берсенә хөрмәт теләделәр.
Республика җыен пунктына барыр алдыннан хәрбиләргә Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов күрсәтмә бирде.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елның көзге чакырылыш кампаниясе кысаларында Бөгелмәдән 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 115 бөгелмәлене хәрби хезмәткә чакырачаклар. Безнең егетләр төрле гаскәрләрдә: коры җир, десант, чик буе һәм махсус билгеләнештәге гаскәрләрдә, хәрби-космик көчләрдә, хәрби-диңгез флотында һәм башкаларда хезмәт итәчәк.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев