Татарстанның торак инспекциясе Комсомол урамындагы 1нче йортта яшәүче шикаять буенча тикшерү уздырган.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе җылылык чорына формаль якын килүнең чираттагы фактын ачыклады. «Уют-4» идарәче компаниясе Комсомол урамындагы 1 нче йортның кышкы шартларда кулланылышка әзерлек паспортын 24 июньдә үк алган. Торак инспекторы Бөгелмә хатынының шикаяте буенча тикшерү белән чыккан һәм 10га якын хокук бозуны теркәгән, аларның кайберләре әзерлек паспорты алганда булырга тиеш түгел.
«Салкын аркасында күп фатирларда күгәрек. Подвалда торбалар подвалда торбалар череп беткән, торбаларны алыштырырга кирәк. Вентиляция каналына карагыз ул нинди хәлдә. Подъездның тәрәзәләре ватылган», — дип сөйләде бөгелмәле районара торак инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Румия Сәлахетдиновага.
Йорт тәрәзәләрендәге пыялалар ватылган һәм тулаем алганда энергия нәтиҗәлелеге таләпләренә туры килми: рамнар иске, агачтан, бер пыялалы. Бу хокук бозуларны идарәче компания беренче чиратта, әле әзерлек паспорты алганчы ук бетерергә тиеш иде.
Подвалда су һәм канализация торбалары начар беркетелгән, агып тора, тутыгу күзәтелә. Түбәдә вентиляция каналларының кирпеч өеме җимерелгән. Ике подъездда почта тартмалары юк. Йорт яны территориясендә чүп-чар, дип хәбәр итә Татарстанның Торак инспекциясе матбугат хезмәте.
Барлык хокук бозуларга идарәче компания директоры юл куйган. Аңа 25 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.
Дәүләт торак инспекциясе директорга йортларның электрон паспортларына игътибар итәргә киңәш итте: июнь аенда бердәм федераль системага индивидуаль исәпләү приборлары күрсәткечләре кертелмәгән. Моннан тыш, 13 йортта яшәүчеләр гомуми җыелышны читтән торып үткәрә алмыйлар, чөнки торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасына фатирларның кадастр номерлары Росреестр базасына кертелмәгән.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев