Җирле уку йортларыннан дүрт команда иң яхшы машина йөртүчеләр исеме өчен көрәште.
Ярышларда Бөгелмә машина төзелеше техникумының 3 һәм 4 курс студентлары, Бөгелмә аграр көллияте һәм Бөгелмә һөнәри педагогика көллияте студентлары катнашты. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен һәм автомобиль йөртүләрен күрсәттеләр.
Чараны Бөгелмә районы Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениесе һәм Бөгелмә муниципаль берәмлеге ТР ДОСААФ төбәк иҗтимагый — Дәүләт оешмасы оештыра.
Беренче урында — Бөгелмә һөнәри педагогика көллияте командасы. Икенче урында — Бөгелмә аграр көллияте, өченче урында — Бөгелмә машина төзелеше техникумы (3 курс).
Җиңүчеләр Бөгелмәне конкурсның республика этабында тәкъдим итәчәк.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев