Укучылар шәһәр тарихы буенча уникаль мәгълүмат белән таныштылар.
Бөгелмә төзелеш көллиятендә беренче курс студентларын шәһәрнең бай тарихы белән якыннан таныштырырга, танылган урыннарга яңача карарга, табышлар һәм ачышлар белән уртаклашырга булдылар.
Экскурсовод ролендә үзәк китапханә хезмәткәре чыгыш ясады, барлык катнашучылар шәһәр тормышы турында бик күп кызыклы фактлар белде.
Экскурсия ярминкә мәйданыннан — хәзерге Ленин мәйданыннан башланды, сәүдәгәрләрнең йортлары белән таныштылар: Латыйпова М. К., Афанасьева Т. В., Горячев Н. А., Хәкимова Ш.Л. Мәңгелек Дан мемориалы янында тукталдылар сугыш елларының геройларын искә төшерделәр.
Соңыннан 19 гасыр ахыры рус архитектурасы үрнәге булган Бөгелмә драма театры бинасы янына күчтеләр. Беренче курс студентлары шулай ук музей һәм Ярослав Гашек һәйкәлен күрделәр.
«Бөгелмә буйлап йөрү» тарих-туган якны өйрәнү сәгате бик кызыклы үтте, укучылар шәһәр тарихы буенча уникаль мәгълүмат белән танышып кына калмадылар, уңай эмоцияләр дә алдылар.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев