Районның хатын-кызлар советы барлык теләүчеләрне үзләрен чын модель итеп тоярга чакыра.
Бушлай проект өлкәннәр көненә багышлана. Финал үзенчәлекле көн булачак, һәр катнашучы үзен чын модель итеп тоя алачак.
Проект барышында катнашучылар модель агентлыгы педагоглары җитәкчелегендә матур һәм ышанычлы рәвештә подиумга чыгарга өйрәнәчәкләр. Визажистлар һәм чәчтарашлар финал көнендә макияж һәм прическа ясаячак. Катнашучылар өчен фотосессия һәм видеога төшерү үткәреләчәк. Бөгелмә ЗАГСының тантаналар залында онытылмаслык подиумга чыгу иң якты мизгел булачак.
60 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. Гаризалар 22 сентябрьгә кадәр culturabmr@yandex.ru .электрон почтага ирекле рәвештә кабул ителә.
Финал көнендә шулай ук мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен акча җыю акциясе дә узачак.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев