Участок законсыз рәвештә арендага бирелгән.
Вязовка авыл җирлегендә физик затка законсыз тапшырылган буалы җир кишәрлеге Россия Федерациясе милкенә кайтарылды.
Тикшерү нәтиҗәсендә 2024 елның 25 мартында Бөгелмә районының Вязовка авыл җирлегендә аренда шартнамәсе нигезендә 1,8 гектардан артык җир кишәрлеге муниципаль орган тарафыннан физик затка арендага бирелгәнлеге ачыкланган.
Участокта урнашкан буа рәвешендәге су объекты Дала Зәе елгасы белән гидравлик элемтәгә ия булган, аңа керү чикләнгән булган — җир кишәрлеге буйлап арендатор койма урнаштырган.
Закон буенча әлеге җир кишәрлеге — федераль милек, һәм җирле үзидарә органнары аның белән шул рәвешле идарә итәргә хокукы булмаган.
Прокурор судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән, күрсәтелгән җир кишәрлегенә физик затның хокукын тануны, аренда шартнамәсе турындагы язманы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан төшереп калдыруны һәм куелган койманы сүтүне таләп иткән.
Прокурорның дәгъва таләпләре суд тарафыннан дәлилле дип танылды һәм канәгатьләндерелде. Карар законлы үз көченә кермәде, дип хәбәр иттеләр ТР прокуратурасында.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев