Әлеге дәреснең максаты мәктәп укучыларында террорчылыкны тарихи һәм сәяси күренеш буларак күзаллау формалаштыру иде.
Хәзерге вакытта экстремизм һәм терроризм Россия Федерациясенең милли иминлегенә реаль куркыныч булып тора.
Экстремизм — ул теләсә нинди, хәтта иң тотрыклы һәм имин җәмгыятьне какшатырга сәләтле зур куркыныч. Иҗтимагый тирәлектә экстремистик һәм террористик күренешләргә каршы көрәшнең төп юнәлешләреннән берсе булып аларны профилактикалау тора.
3 сентябрьдә Бөгелмә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта укучылар һәм «Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Без бергә тынычлык өчен» дип исемләнгән хәтер дәресләре үткәрделәр.
Балалар белән террорчылыкның нәрсә булуы, террорчыларның кем булуы турында әңгәмә уздырдылар, безнең илдә булган фаҗигаләр турында сөйләделәр, теракт куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.
«Фәрештәләр шәһәре», «3 сентябрь — террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне» видеосюжетларын күрсәттеләр. Чара ахырында террорчылыкка каршы куркынычсызлык белешмәлекләрен тараттылар, анда үз гомерләрен һәм якыннарының гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк киңәшләр бар.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев