Балалар милли ризыклар әзерләгәннәр.
«Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек декадасы кысаларында «Дуслык тәме» дигән чара узды.
Балаларга Татарстан территориясендә 102дән артык милләт тыныч яши дип сөйләделәр.
Шуннан соң балалар, төрле кулинария әйберләренең үзенчәлекләрен өйрәнеп, милли ризыклар әзерләүгә актив кушылдылар. Мастер-класста хычин, осетин пирогы, кыстыбый һәм алма пирогы әзерләделәр. Яшь пешекчеләр әзерләгәннәрен рәхәтләнеп татып карадылар.
— Мондый чара кулинария күнекмәләрен үстерүгә генә түгел, бәлки үзәктә тәрбияләнүчеләр арасында дуслыкны һәм теләктәшлекне дә ныгыта, — дип аңлатты хезмәт буенча инструктор Татьяна Шакирҗанова.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев