Предыдущая публикация
Лицензияне озайтуга гариза вакытында бирелмәгән.
Татарстанның торак инспекциясе «Антей» ИК күпфатирлы йортлар белән идарә итү лицензиясен озайтудан баш тартты, чөнки компания озайтуга вакытында гариза бирмәгән.
Моннан тыш, идарәче компания яшәүчеләргә үз эшләре турындагы барлык мәгълүматларга: финанс мәсьәләләренә, хезмәт күрсәтүләргә һәм йорттагы ремонтларга, шулай ук әлеге хезмәтләрнең шартларына, срокларына һәм бәяләренә, шул исәптән коммуналкага тарифларга ирекле керү мөмкинлеген бирмәгән.
Идарәче компания бу карарны судка кадәрге тәртиптә дәгъваларга мөмкин.
Чыганак: ЮВТ-24
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев