Быел Татарстан мәктәпләрендә энергетика тармагының булачак кадрларын әзерләү өчен барлыгы 16 сыйныф ачылды.
Ике еллык әзерлек программасы бер үк вакытта җиде шәһәрдә: Казан, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Яр Чаллы, Чистай һәм Бөгелмәдә профильле сыйныфларда ачылды.
Проектның максаты — мәктәп укучыларын иртә һөнәри юнәлеш бирү, инженерлык белгечлекләренә кызыксынуны арттыру һәм энергетика тармагы өчен кадрлар резервын формалаштыру.
Энергоклассларда укыту программасы физика һәм математиканы тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән һәм махсус модульләрне үз эченә ала.
Укучылар өчен җитештерү мәйданчыкларында практик дәресләр, интерактивлар үткәрелә. Укучылар мастер-классларда, олимпиадаларда, конференцияләрдә, конкурсларда, индустриаль экскурсияләрдә, мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларында катнаша, шулай ук политехник көллиятләрдә өстәмә дәресләр һәм һөнәри «сынаулар» үткәрелә.
Белем бирү процессында югары һәм урта махсус уку йортлары укытучылары, «Челтәр компаниясе» АҖ белгечләре катнаша.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев