Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «МХО: тарих һәм хәзерге заман» темасына дәрес үткәрелде.
Дәрестә хезмәт алучылар да, учреждение хезмәткәрләре дә катнашты. Җыелучылар махсус хәрби операциянең сәбәпләре турында объектив мәгълүмат алдылар, шулай ук МХО уздыруның беренче көннәреннән үк югары фидакарьлек һәм профессионализм күрсәткән ватандашларыбызның батырлыклары турында белделәр.
Чарада катнашучылар элемтә сызыгында булган солдатларга ярдәм һәм Рәхмәт хатлары яздылар. Бу үз гражданлык позициясен чагылдыруда мөһим адым булды.
Мондый чараларны үткәрү ватанпәрвәрлек рухын күтәрә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли, шулай ук тарихи хәтерне сакларга һәм буыннар арасындагы элемтәне ныгытырга ярдәм итә, дип ышана оештыручылар.
ФОТО: «Яңарыш» үзәге архивыннан.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев