Чарада гуманитар ярдәм, хәйриячелек, җәйге балалар ялы буенча фикер алыштылар.
Түгәрәк өстәл эшендә районның хатын-кызлар советы рәисе Марина Солдатова, БМР профсоюзлары оешмаларының координацион советы рәисе Людмила Туркина, «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Галина Дулова, хатын-кызлар бизнес-бергәлеге һәм районның Иҗтимагый советы вәкилләре Елена Архарова һәм Гүзәл Мортазина катнашты.
Очрашу барышында катнашучылар сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтү, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «Бүләккә китапханә» инициативасын — Татарстанга шефлык иткән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре китапханәләренә китаплар җыюны хуплау һәм гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр.
Җәйге каникул чорында балалар һәм яшүсмерләрнең ялы һәм мәшгульлеге мәсьәләләренә дә вакыт бүлеп бирелде. Катнашучылар шәһәр мәйданчыкларында хатын-кызларны актив җәлеп итеп, балалар белән чаралар һәм дәресләр үткәрүне планлаштырдылар. Яшь бөгелмәлеләр өчен мавыктыргыч мастер-класслар үткәреләчәк.
Моннан тыш, шәһәр көненә һәм Республика көненә әзерлек чаралары да билгеләнгән.
Хәйриячелек мәсьәләләренә аерым урын бирелде: «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен акцияләр планлаштырылган.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев