10 июль иртәсендә ир-атлар махсус хәрби операция зонасына киттеләр.
Бөгелмәдә тантаналы рәвештә ике контрактчыны махсус хәрби операция зонасына озаттылар. Кирәкле әзерлектән соң алар хезмәт урынына китәчәкләр.
Озату тантанасы шәһәрнең хәрби комиссариаты территориясендә узды. Хәрбиләрне озатырга туганнары һәм якыннары килгән, аларга шәһәр җитәкчелеге, руханилар һәм иҗтимагый оешма вәкилләре кушылган.
Барлык катнашучылар ир-атларга теләкләрен белдерделәр. Аларга ныклы булырга, командирларга буйсынырга, үзләрен лаеклы тотарга һәм мөмкин кадәр тизрәк исән-сау туганнары янына әйләнеп кайтырга теләделәр.
Бөгелмә хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов Татарстанда МХОда катнашучыларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде. Комиссар гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады, чөнки хәрбиләрнең әхлак хәле шуңа бәйле.
Традиция буенча Рафаэль Миңнетдинов хәрбиләргә яшь бөгелмәлеләрдән җылы теләкләр белән хатлар тапшырды. Азәрбайҗан диаспорасы вәкиле Шәрәфәт Мәлик улы Ахадов сугышчыларга сыйлар тапшырды.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев