Татарстанда туй уздыру өчен яшьләргә 100 мең сумлык грант гамәлгә кертелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.
«Татарстанда грант кертелү турында игълан итәбез. Без өйләнешергә җыенган яшьләргә ярдәм итәргә телибез. Татарстан Рәисе бу проектны хуплады. Үзем дә кайчандыр кәләш буларак туй күпмегә төшкәнен яхшы беләм. Аның чыгымнары бик күп. Мин менә хыялдагыча уздыра алмадым, ә башкалар өчен бу көн мәңгегә истә калырлык булсын иде, шуны телибез», — диде Софья Галиева-Мостафина.
Ул, яшьләр татар, рус, удмурт һәм башка халык традицияләрен сакласын һәм туй көнендә дә чагылдырсын иде, дигән теләген җиткерде.
100 мең сумлык бүләккә лаек булу өчен, өйләнешүчеләрнең яше 35 тән артмавы һәм республикада өч елдан артык яшәүләре шарт. Ел азагына кадәр 80 пар шушы грантны алырга мөмкин. Яңартылган дәүләт хезмәтләре — 2.0 хезмәтләре порталында гариза тутырып, видеовизитка беркетергә һәм әңгәмә узарга кирәк.
«Биш эш көне эчендә «Ак Барс банк» картасына шушы акча килә. Мондый ярдәм Россиядә дә, илдә дә юк. ЗАГС идарәсенә шушы проектны хуплаулары өчен рәхмәт». — диде Софья Галиева-Мостафина.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев