🎤 Татарстанның мәдәни традицияләре
Милли мәдәниятнең киләчәге
Татарстан Республикасында эшләп килгән ике Татар мәдәният үзәгенең берсе безнең Бөгелмәдә булу зур горурлык тудыра. Шәһәребезнең иң үзенчәлекле тарихи бинасында – Хәким бай йортында урнашкан, рухында һәм һавасында ук җан җылысы, шәфкатьлелек аңкып торган әлеге милли мәдәни учакның Бөгелмә татарларының милли үзаңын үстерүдә, зәвык һәм мәдәни зыялылык тәрбияләүдә роле әйтеп бетергесез зур.
Инде күп еллар дәвамында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова җитәкчелегендә эшләп килүче, нибары санаулы кешеләрдән торган бу оешма коллективы күпмилләтле Бөгелмәбездә өлкәннәр һәм ветеранар белән эш алып бару белән беррәттән, алар ярдәмендә һәм үрнәгендә балаларга, яшьләргә милли-мәдәни тәрбия бирүдә биниһая зур эш башкара.
Гомумән Татар мәдәният үзәгендә 26 иҗат клубы (13 түгәрәк) эшли. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар саны – 2 400гә якын кеше. 5 түгәрәк балалар белән эшли, аларда 145 бала җыр, бию, нәфис сүз, курчак театры һ.б. коллективларында сәнгать серләрен өйрәнә.
Ә тагын биш түгәрәк фәкать яшьләр мәнфәгатьләрен кайгырта, алар дөньясы белән, заман яшьләренең рухын тоеп, янып яши, эшли, иҗат итә. Алары уртак кызыксынулары булган 425 егет һәм кызны берләштерә.
Татар мәдәният үзәгендә кайсы гына иҗат коллективын алма, барысы да профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясыйлар, шәһәр һәм районның мәдәни тормышында актив катнашалар, төбәк, Татарстан һәм Россия күләмендәге бәйгеләрдә, фестивальләрдә зур уңышларга ирешәләр, ә иң мөһиме, бөтен Россия күләмендә милли традицияләребезне пропагандалауда зур эшләр башкаралар, аның матур өлгеләрен күрсәтүдә тиңдәшсез үрнәк булып торалар.
#ТАССРга100ел#Бөгелмә#Бөгелмәавазы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев