Предыдущая публикация
Җиңү көне – Русиядә яшәүчеләрнең һәрберсе өчен чын мәгънәсендә тынычлык һәм гаделлек тантанасы бәйрәме. Фашист Германиясе илебезне берничә көн эчендә коллыкка төшерергә өметләнә, әмма дошманга туган җирләрен якларга чыккан кешеләрнең рухын сындыра алмый, көчен җиңә алмый. Без 9 Майны зур горурлык белән билгелибез, чөнки аңа һәр илешленең өлеше кергән, каны түгелгән. Илгә сугыш куркынычы янагач, ир-егетләр, хатын-кызлар фронтта, тылда батырлык, оптимизм үрнәге күрсәтә. Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы авыр еллар өлкән буынның йөрәгендә уелып калган, ә менә яшь буынга тарихи үткәнебез турында без җиткерергә бурычлы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев