Фильтр
Все темы
Файдалы киңәшләр
добавлена вчера в 06:00

Жирегез нинди?

Бакчадагы җирнең ниндилеген тикшерү өчен махсус приборлар бар. Алардан башка да якынча чамаларга мөмкин.
Савытка туфрак салып, 9 %лы аш серкәсе өстәп карарга була. Күбекләнә икән, җирегез селтеле. Аз гына реакция бирсә — нейтраль, бернинди күбек булмаса, әче туфрак.
Чүп үләннәре дә ярдәмгә килә. Әче туфракта күбрәк бака яфрагы, нарат үләне, казаяк, бөтнек үсә.
Нейтраль туфракны ромашка, үги ана яфрагы, тукранбаш (клевер) ярата. Селтеле туфракта әрем, кычыткан, сөтлегән (молочай) яхшы үсә.
Файдалы киңәшләр
добавлена 11 мая в 15:28

Төсе матурлык өченме?

Савыт-саба юа торган губкаларның төрле төстә булуына игътибар иткәнегез бардыр. Бу — матурлык өчен генә түгел.
Поролонга киезгә охшаган тыгыз материал ябыштырыла, ул “скотч-брайт” дип атала. Аны автосервиста машина кузовын буяр алдыннан шомарту өчен кулланалар. Ул савыт-саба юганда, эшне җиңеләйтә.
Губка алганда скотч-брайтның төсен карагыз. Сыйфатлы губкалар җыелмасында төрле төстәгесен куялар. Һәркайсының үз бурычы.
Яшел төстәге скотч-брайт иң тыгызы һәм тупас абразивлы материал. Аны чуен табалар, тырналу куркынычы булмаган савыт-сабаны юу өчен тотарга мөмкин.
Көрән төстәгесе яшеленнән йомшаграк, шулай да шактый тыгыз. Аннан соң зәңгәр, кызыл, кызгылт сары һәм сар
Файдалы киңәшләр
добавлена 7 мая в 13:52

Хуҗага киңәшләр

• Кием элгеченең агачтан ясалганын алырга тырышыгыз. Эрбет (кедр) агачыннан эшләнгән элгеч киемне көя күбәләгеннән саклый.
• Үсемлек маена манып алган кадак яхшырак кагыла.
• Цементлы измә шикәр комы кушканда ныграк була.
• Кафель плитка юеш килеш яхшырак киселә, ярылмый, сынмый.
Файдалы киңәшләр
добавлена 3 мая в 19:05

Тузан суырткычсызда була

Файдалы киңәшләр
добавлена 29 апреля в 14:14

Чалбар тарайтабыз

Файдалы киңәшләр
добавлена 25 апреля в 10:09

Тәрәзә буяр алдыннан

Тәрәзә рамнарын буяр алдыннан пыяласына аш серкәсе сөртсәгез, аңа буяу ябышмас. Эш беткәч, пыяла чистартып интекмәссез.
Файдалы киңәшләр
добавлена 20 апреля в 19:14

Дөрес койма

Профнастилдан койма ясаганда бер сорау туа: койманы кайсы яктан беркетергә?
Күпләр койманы үз ягына каратып тота. Металл каркас күршегә күренеп кала. Әмма бу дөрес түгел, койманы күршеләргә йөз белән каратып тотарга кирәк. Төп сәбәбе — куркынычсызлык. Металл каркаска басып, бакчага керү авыр түгел. Бу киңәш тыкрык буенда яшәүчеләргә аеруча кагыла. Койма буен чәчәкләр, декоратив куаклар утыртып бизи аласыз.
Файдалы киңәшләр
добавлена 16 апреля в 11:35

Язын күчерергә ярыймы?

Нинди күпьеллык чәчәкләрне язын бүләләр? Бакчада эхинацея, чалмачәчәк, ирисләр бик җәелде.
Язын чәчәк ата торган чәчәкләрне көздән бүлеп, күчереп калдырырга кирәк. Җәй уртасында һәм көзгә таба гына чәчәк атучыларны язын тәртипкә китерәбез. Мәсәлән, флокс, канәфер, дицентра, эхинацея, хризантема, гелениум, лилейник, күпьеллык кашкарый, пиретрумны язын күчерә аласыз.
Чалмачәчәк һәм ирис җәйнең беренче яртысында чәчәк ата, шуңа аларга язын тимәскә кирәк, юкса быел чәчәк ата алмаячаклар.
Файдалы киңәшләр
добавлена 12 апреля в 13:28

Искәрмә өчен

Болай эшләгәндә икечегә дә кулланырга була.
00:10
Искәрмә өчен
5 367 просмотров
Файдалы киңәшләр
добавлена 8 апреля в 10:22

Кәтлит пешерәбез

Пешергәндә табага кәтлит ябышмасын өчен шушы ысулны кулланырга була.
00:11
Кәтлит пешерәбез
6 293 просмотра
Файдалы киңәшләр
добавлена 4 апреля в 08:01

Төрле киңәшләр

• Колбаса, сырны фольгага төреп, суыткычка куйсагыз, яхшырак сакланачак.
• Хөрмә катырак булса, банан белән бер пакетка салып торыгыз. Ул болай тизрәк өлгерә, тәмләнә.
• Яшел тәмләткечләрне дымлы тастымалга төреп, суыткычка куйсагыз, озаграк шиңми торырлар.
• Карт тавык тизрәк пешсен өчен, 20-30 минут шулпада кайнаткач, 5-6 минут салкын суга салып алырга кирәк.
Файдалы киңәшләр
добавлена 31 марта в 11:57

Конверт ясыйбыз

Туй, бәйрәмнәргә барганда конвертның гел кирәге чыга. Аны үзеңә дә ясарга була. Моның өчен А4 зурлыгындагы кәгазь һәм җилем кирәк.
А4 зурлыгындагы кәгазьне горизонталь куярга. Уң һәм сул яктан рәсемдәгечә 7,2 см улчәп сызарга һәм кисәргә. Килеп чыккан ромбны горизонталь куярга, яндагы өчпочмакларны бөкләп, конверт ясарга. Яннарын ябыштырырга. Конвертны бизәргә дә була.
Файдалы киңәшләр
добавлена 28 марта в 07:21

Ясмин гөле

Ясмин гөле (жасмин) үстергән кешеләр стресс, күңел төшенкелегенә бирешми. Ясмин чәчәге исе тынычландыра, йокыга китәргә булыша.
Файдалы киңәшләр
добавлена 24 марта в 08:26

Туңдырылган лимон

Берничә лимонны юарга, йогышсызландыру өчен бер минутка алма серкәсенә салып алырга һәм төнгә туңдыргычка куярга.
Иртән лимонны кабыгы белән угычтан уарга. Массаны боз савытына бүлеп, кабат туңдыргычка куярга. Лимонлы шакмаклар чәйгә салу өчен яхшы, аны болаи ашарга да була. Ул салкын тигәннән файдалы, шикәр, холестеринны киметә.
Файдалы киңәшләр
добавлена 21 марта в 08:02

Ике минутта иртәнге аш

3 йомырканы 2 аш кашыгы сөт кушып, чәнечке белән тугларга, тәменчә тоз, борыч сибәргә. Теләк буенча вак итеп туралган колбаса, помидор, яшел суган өсти аласыз.
Чынаякны атланмай белән майларга һәм массаны салып, 2-3 минутка микродулкынлы мичкә куярга кирәк. Тәмле иртәнге аш әзер.
Файдалы киңәшләр
добавлена 18 марта в 12:32

Чебигә яктылык кирәк

Чебиләргә беренче атнада тәүлек әйләнәсе яктылык булдырырга кирәк. Аннан яктырту вакытын 20 сәгатькә кадәр кыскарталар. Чөнки азык эчәк тракты аша 5 сәгатьтә әйләнеп чыга, чебиләрне ач тотарга ярамый. Алар караңгыда ашамый. 45-50 см биеклектә саргылт төстәге лампа куйсагыз яхшырак.
Люминесцент лампа моның өчен бик яхшы түгел, ул җемелди. Кеше аны сизмәскә мөмкин. Чебигә светодиод яки җылыта торган инфракызыл лампа яхшырак. Кошларга коры, җылы урын кирәк, иң мөһиме — үтәли җил булмасын. Беренче ике атнада температура +30...+35 °С тирәсе торырга тиеш. Шул чакта алар өелешми, тапталмый. Аннан алар +21 °С температурада да туңмаячак.
Файдалы киңәшләр
добавлена 15 марта в 07:13

Сыйфатын тикшерик

Атланмайның сыйфатын тикшерү өчен, кечкенә генә кисәкне кайнар суга салырга кирәк.
Сыйфатлы атланмай кайнар суда шундук эри.
Маргарин яки спред кайнар суга салгач, кисәкләргә аерыла.
Файдалы киңәшләр
добавлена 12 марта в 04:50

Пастеризацияләнгән сөт файдалымы?

Кибетләрдә сатыла торган пакетлы, шешәле сөттә файдалы матдәләр каламы? Аның пастеризацияләнгәне яхшыракмы, әллә стерилизацияләнгәнеме?
Билгеле, иң файдалысы — яңа савылган авыл сөте. Мондый мөмкинлегегез юк икән, пастеризацияләнгәнен алыгыз, ул файдалырак. Бу очракта сөт 76-78 °Ска кадәр җылытыла һәм кинәт суытыла.
Стерилизацияләү өчен сөтне 20-30 минут 120-150 °Ска кадәр җылыталар, ягъни кайнаталар. Анда зарарлы бактерияләр генә түгел, файдалы-лары да калмый. Стерилизациялән-гән сөт бер елга кадәр саклана, пас-теризацияләнгәнен 2 атнадан артык тотып булмый. Сөтнең ничек эшкәртелүен саклану вакытына карап та белә аласыз.
Авыл сөтен өйдә дә пастеризацияләп
Файдалы киңәшләр
добавлена 9 марта в 11:24

Ярмалар күпләп алынса

Ярмаларны коры контейнер яки 3 литрлы банкага бушатырга кирәк. Пакетта саклаганда, корткычлар барлыкка килергә мөмкин. Алар чыкмасын өчен, ярма эченә берничә лавр яфрагы яки сарымсак тырнагы сала аласыз. Ярма тутырылган савытны коры, караңгы урынга куярга кирәк, кояш нурлары төшмәслек булсын. ГОСТ таләпләре буенча, ярмалар +18 °Стан артмаган (иң яхшысы -5...+5 °С) температурада, һаваның дымлылыгы 60-70 % тирәсе булган урында сакланырга тиеш.
Барлык таләпләрне үтәгәндә, тары ярмасы — 9 ай; манный, геркулес — 10 ай; арпа ярмасы — 15 ай; дөге — 16 ай; карабодай — 18 ай; борчак 2 ел тирәсе саклана.
Файдалы киңәшләр
добавлена 4 марта в 19:32

Балтаны ничек кайрарга

Балта кайрау аерым игътибарны таләп итә. Электр җайланмасы белән кайраганда, металл тиз кыза. Ә бу исә коралның кискеч урынына файдалы түгел. Шуңа күрә беренче эш итеп, кайракны уртача тизлеккә көйләргә кирәк. Үткенләгәндә балтаны ничек тоту да мөһим. Аны 45 градуслы почмак ясап кайрыйлар. Балтаны кыздырырга ярамый, аны вакыт-вакыт салкын суга манып алырга кирәк.
Показать ещё