Вәли белән Галия яратышып өйләнешмәделәр. Алар икесе дә ишле гаиләдә үсте. Вәли гаиләдә баш бала, шунлыктан үзеннән соң туган өч энекәш һәм ике сеңлекәшне, ихатадагы мал-туарны карау аның өстедә. Әти-әни колхоз эшеннән бушамады. Җитмәсә йорт хуҗасы ‒ әтисе каты холыклы. Атлары бәйдән ычкынган булса, йөгәнне бер генә болгый. Таң атмаган дип тормый, Вәли эзләргә чыгып йөгерә. Аның туйганчы йокларга да вакыты калмады. Иптәшләренең танауларына ис керә башлаганда, авылның икенче очына урнашкан клуб турында уйлау да юк. Кинога барсаң, кызларны алып керерлек акча кирәк. Каникул вакытларында комбайн ярдәмчесе булып эшләде. Кояштан алда торып, эшкә ябышасың, караңгы төшкәч, эт булып арып кайтып, абзар түбәсендәге печән өстендә җәй буена бер дә җыелмаган урынга егылуга, күзләр үзеннән-үзе йомыла. Авылдагы сигезъеллык мәктәпне тәмамлагач, урман хуҗалыгы техникумына укырга керде. Ялларда, ерак юлны якын итеп, кичкә өйләренә чак кайтып керде; иртәнге чәйне эчү белән, укыган урынына ашыкты. Аннан Армия. Эшкә урнашты, кызлар күзенә чалынмый гына эшләп йөри бирде. Яше егерме җидене узды. Энекәш- сеңлекәшләр үсеп, тупсадан чыгып киттеләр. Туган йортка ялларда, бәйрәмнәрдә генә бергә җыелалар. Йоланы бозып, өлкән абыйларын узып, башлы-күзле булганнары юк әле. Бу юлы Май бәйрәменә кайтканда, сеңлесе үзе белән бергә эшләгән Галияне утырмага алып кайткан. Галияләрнең районы республика чигенә урнашкан, кайтып-китеп йөрү өчен уңайсыз як. Егерме дүртенче яшь белән барган бу кыз юлда йөрергә бик яратмый, бүлмәдәше:
‒ Өч көн буе ялгызың ни кыйланып, бүлмә саклап ятмак кирәк. Әйдә минем белән безнең авылга кунакка. Безнең якны күреп, безнең як һавасын сулап килерсең. Безнең яклар бик матур, үкенмәссең, ‒ дип, үгетли һәм үтереп кыстый торгач, кеше сүзенә карап йөри торган гадәте булмаган кызны күндерде.
Күрәсең, никах сәгате сугар вакыт җиткән булгандыр. Холкы һәм сабырлыгы белән әллә ни күзгә бәрелеп бармаган Галия язмышы белән Вәлинең күңеленә кереп утырды. Сигезенче тәмамлаганнан соң, башкалага килеп, балалар бакчасына тәрбиячеләр әзерли торган уку йортын тәмамлап, эш һәм түләп торырга квартир тапкан. Күп вакыты хезмәттә үтте. Үзе өчен дә, эшкә килмәгән хезмәттәшләре өчен дә эшләде. Укырга килгән мәлләрне русчасы да чамалы булгач, кайткан саен әнисе “башыңны югалта күрмә”дип, тугып торгач, кызлар гына яшәгән тулай торактан тегендә-монда чыгып йөрмәде. Авылларында татар егетләре юк дисәң дә була күбесе чувашлар да руслар. Борылып карасаң, яшьлек үтеп бара икән.
Язылышканнан соң алар нефтьчеләр яши торган, эшләргә икесенә дә эш урыны булган поселокка барып урнаштылар. Иске генә ихата курасы булган өй сатып алдылар. Яши-яши, әкренләп яңа йорт бетерделәр, кош-корт, кәзәләр асрадылар. Азык-төлекнең артканын сатып, ярыйсы гына килем алдылар. Күз ачып йомган арада, дөнья мәшәкате белән күрми дә калганнар, бергә яшәүнең ун елын җил очрып алып киткән. Бәби табарга, нәсел калдырырга уйладылар. Нигәдер планнары планга туры килмәде. Врачларга күренгәч, Галиянең бала табарга сәләтсез икәне ачыкланды. Кысыр хатын кирәкми дип, ире аерып җибәрер дип куркты. Аңа шулкадәр ияләшкән Вәлинең башына андый уй ялгыш кына да кереп чыкмады. Бу вакыйгадан соң, аларның сөйләшер сүзләре каядыр югалды, үпкәләшкән кешеләр кебек бер-берсенә эндәшми йөрделәр. Вәлидә үзгәреш сизелмәсә дә, Галия гел төшенкелеккә бирелде. Ялгыз калганда, ихтыярсыздан күз яшьләре бәреп чыгып, янып торган бит алмалары буйлап тәгәрәде. Шундый чакларның берсендә диванга аркасын терәп утырган Вәли йомшак кына иркәләп, кулыннан тотып, аны үз янына утыртты:
‒ Иркәм, арабыздан нинди кара мәче йөгереп узды? Безнең белән нәрсә булды соң?
Уйларыннан йончыган Галиянең сөйләшәсе килмәде, болай да билгеле бит инде, кулбашларын гына селкетеп куйды.
Көннәр, атналар, айлар үтте. Бу хәбәргә ияләнеп, тормыш элеке эзенә төшеп барганда, кичке ашны ашарга утыргач, Вәли хатынының күзләренә карап:
‒ Иркәм, әйдә балалар йортыннан бала алабыз, ‒ дип әйтеп куйды.
Бу тәкъдимгә гаҗәпләнүдән Галиянең авызына җитеп килгән ашлы кашыгы кулыннан төшеп китә язды.
‒ Башка сыймаслык хәл. Ничек чит-ят бала белән яшәмәк кирәк. Аны яратып буламыни?
Үз сүзеннән кайтмаган Вәли:
‒ Ярый, иркәм, ни булса шул булыр. Алла тапшырыйк, ‒ дип, ныклы карарга килгәч, бергәләп балалар йортына бардылар, нинди документлар кирәген белештеләр. Тәвәкәлләгән таш яра. Ике атна эчендә кирәкле кәгазьләрне эчендә җыеп бетерәләр.
Аларга балаларны күрсәттеләр. Балалар бакчасында эшләгән Галиянең төрле бала күргәне бар. Ләкин монда бөтенләй башка. Сатарга куйган ниндидер товар кебекләр. Галиянең күзе кинәт кенә тәрәзә кырында искереп пычранып беткән уенчык белән мәш килгән боек карашлы биш яшьләр чамасындагы зәңгәр күзле, мамыктай йомшак сары чәчле малайга төште. Аның кырына барып:
‒ Нигә син шул кадәр күңелсезләнәсең, акыллым? ‒ дип сорамый түзмәде.
Күзләренә яшьләре төелгән малай:
‒ Чөнки мин мамама кирәкми башладым, ‒ дигәч, хатынның тәне буйлап нәрсәләрдер йөгергән кебек тоелды, бала йоннары калкып чыкты, ихтыярсыздан күзләрен яшь элпәсе каплады.Теленә:
‒ Әгәр теләсәң, мин синең әниең була алам, ‒ дигән сүзләр килде.
Малай, бик гаҗәпләнеп, текәлеп караганнан соң:
‒Ничек инде? Минем мамам бар инде.
Галия аптырады, ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Чыннан да шулай ич.
‒ Мамаң бар. Ә мин әниең булырмын.
Өйгә кайтып, йокларга яткач, төнен хатын керфекле күз йоммыйча, шул малайны күз алдына китереп, аның турында уйлап чыкты. Иртүк Вәлине уятып, шул малайны тизрәк барып алырга кирәклеген әйтте. Үзенең баласына бирә алмаган җылылыкны, назны, сөюне шул сабыйга бирәсе килде. Ул аны беренче күрүдән ошатты һәм яратты.
Алар яңадан приютка киттеләр. Бу юлы аларны малай белән якыннан таныштырдылар. Исеме Руслан икән. Әнисе аны, әтисе кулга эләккәч, яшьли тудырып, иренә авырлы икәнен белдереп тормыйча, бала тудыру йортында ук калдырып чыккан. Аннан бәләкәчне бирегә китергәнннәр, килеп хәлен белешүчесе, аның дөньяда барлыгын белүчесе юк икән. Берничә көннән Вәлиләр аны үз йортларына алып кайттылар. Беренче мәлләрне аларга яңа тормыш ничектер ят тоелды.
Руслан да әтиле-әниле җирдә үзен сәер тотты. Аның яңадан балалар йортына китәсе килгәнгә ошады. Берюкка елады, тиктомалга кычкырынды, чакырып ‒ ашарга утырмады, йокларга дисәң ‒ ачы тавыш купты:
‒Сез миңа беркем дә түгел, мине өйрәтмәгез, ‒ кебек сүзләрне тезде генә.
Бүрене бүреккә салсаң да урманга карый диюләре шулдыр. Вәли эштә булгач, малайның көйсезләнүен әллә ни күрмәде. Галия аны көйләп, вагон бушатканнан да ныграк арыды. Русланның чираттагы истерикасыннан соң, җитди сөйләшергә булды.
‒ Беләсеңме, без сине яратабыз, синең турыда кайгыртабыз. Сиңа безнең белән һәркөн яхшы булсын дип тырышабыз. Ни өчен сине мамаң ташлап киткәндер, мин белмим. Әмма тормышыңда егылган урыныңнан, тезләнеп, тора алмаслык төрле ситуацияләр очрар. Тормышта төрле хәлләр була. Иң мөһиме ‒егылгач, тора белергә, башыңны күтәреп алга барырга кирәк.
Шунсы сәер, ул башкача истерикаларга бирелмәде, хәтта Галияне кочаклап алды, аннары, барып, стенага борылып йокларга ятты. Икенче көнне торгач, кыяр-кыймас кына:
‒ Әни, балалар йортыннан Гадиләне үзебезгә алып кайтыйк. Мин булмагач, аңа күңелсездер, ‒ дип әйтеп куйды.
Гаилә ишәйде: дүрт яшьлек Гадилә дә өстәлде. Вакыт йөгерә торды. Айлар, еллар үтте. Балалар үсә төште. Гадилә балалар бакчасына йөрде. Руслан беренче класска укырга керде, тәртибе уңай якка үзгәрде. Бер көнне дәрестән кайткач, Галия янына килеп:
‒ Мин үземнең тәртибем өчен гафу үтенергә телим, мин үземне бик начар тоттым. Син бигрәк түземлесең, башка кеше булса, әллә кайчан приютка кире илтеп бирер иде. Мин аның шулай булуын теләгән идем дә. Үземнең мамам килер дә мине тапмас дип уйладым. Хәзер аңладым ‒ сезнең белән яшәү бәхет. Мин сезне яратам, ‒ дип, зур ирләрчә, әйтеп салмасынмы, күңелне эретеп.
Галия, ирексезләп шуышкан яшьләрен күрсәтмәс өчен, улын бар көченә кысып кочаклады. Балалар әти-әниләренә, алар улы белән кызларына ияләштеләр, үзләренеке итеп тойдылар. Балаларны кем тудырганы мөһим түгел. Алар бөтен назны, иркәләүне, барлык мәхәббәтне Вәли белән Галидән алдылар.
Руслан бишенче класста укыганда, үз әтисе килеп, алып китте. Вәли белән Галия, аның моңа хокугы барын белгәнгә, авыз ачып, тыпнак очы кадәрле дә сүз әйтә алмадылар.Руслан белән бергә азыкның тәме китте,өйнең яме, коты югалды. Гадилә, тыңлаусыз кызга әйләнеп, кулдан ычкынды. Кул арасына кереп, йорттагы барлык эшләрне, әнисеннән эшләтми, себереп эшли. Әмма укуының юне юк, бәлки монысы нәселдәндер. Матур киенергә яраткан, буяулы күзләре уйнап торган кызларына дәрт тә иртә керде. Эшләрне эшләп бетерү белән, дуслары янына чыгып таю ягын карап кына тора. Сиздермәскә тырышса да тәмәке суыргалаганы беленде. Сигезенчедә укыганда, өйдән берничә тапкыр акча югалгач, ана белән бала арасында җитди сөйләшү булды. Вәли әңгәмәгә кысылмады. Галия Руслан белән сөйләшкәндәге сымак башлады сүзне:
‒ Беләсеңме, без сине яратабыз, синең турыда кайгыртабыз, сораган әйбереңне алып бирәбез, теләгән түгәрәкләреңә йөртәбез. Сиңа безнең белән һәркөн яхшы булсын дип тырышабыз. Әти-әниеңне эчеп йөргән өчен, сине тәрбияләү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Тормышыңда егылган урыныңнан, тезләнеп, тора алмаслык төрле ситуацияләр очрар. Тормышта төрле хәлләр була. Иң мөһиме ‒егылгач, тора белергә, башыңны күтәреп алга барырга кирәк.
‒ Син кем әле, миңа акыл өйрәтергә? “Әни” дип йөргәч белән, син әни түгел. Сезнең балагыз булмаганга мин гаебем юк. Яшәгән урыным бер дигән иде. Мин тәрбиягә алырга кушмадым. Алгансыз икән, холкыма күндәм генә килешегез.
Галия аның теле авызына сыймый әйткәннәрен, үзен кулга алып, эчендәген тышка чыгармый, бүлдерми генә тыңлаганнан соң, ныклы карарга килеп:
‒ Яхшы. Килгәндә ‒ коры кул белән килсәңдә,киткәндә ‒ иң кирәкле әйберләреңне сумкага тутыр. Кире яшәгән урыныңа илтеп куярбыз, ‒ диде.
Гадиләгә теләмәсә дә ризалашырга туры килде. Гафу үтенергә теләп, әти-әнисенә сагынып эче пошкан саен шылтыратты. Шылтыраткычына җавап бирүче булмады.
Янә бер елдан Вәлиләр капка төбенә туктаган таксидан кулына улын биләп Гадилә төште. Каршы чыккан әнисенә:
‒Үземне куып чыгарсагыз, чыгарыгыз. Баламны гына берүк балалар йортына бирә күрмәгез, әнием, ‒ дип, үзәкне өзеп, җанлы төргәген Галия кулына тоттырды.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк.
30 нчы август 2019
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5
Бик тиз