Предыдущая публикация
Актан киенгән агачлар.
Сокландыргыч сөйкемле,
Аеруча да алмагачлар.
Кыш, килүен сиздереп,
Бәс юрганын селеккән.
Тәбигать –оста алардан,
Бизәкләп, күлмәк теккән.
Искә төшә кәләш чагым:
Туй капка төбенә җиткән.
Башта бер уй –бәхетлемен,
Мин чибәр, күрәләр микән.
Тирә якта гаҗәп халәт:
Җемелдек агач, тынлык,
Саран елмайган кояш.
Кызык –җанлы җансызлык.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
12.12.18
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев