Тау җиле иркәләгәнгә,
Кинәнәләр кылганнар.
Гүя үзләре аңлаган
Хикмәтле эш кылганнар.
Сыерлар, койрык болгап,
Куа кигәвен, черки, чебен.
Карап исем киткән,
Югалтып уйлар җебен.
Елга буенда таллыкта,
Өзгәләнеп, кәккүк чакыра.
Яшисез күп әле, күп дип,
Тирә-юньгә акыра.
Кәккүк тыңлап, шак катам,
Шак катып, тел шартлатам.
Чит ояларда үссәләр дә,
Телләре
“Кәккүк, кәккүк”, дип чатната.
Яр өстендә үләндә
Бытбылдык быт-быт килә.
Бар да эчкерсез, гади.
Туган як якын шөйлә.
Бәпкә иркәләгәндәй,
Чыгарып йомшак тавыш,
Ун кыр казы, канат кагып,
Узды таратып сагыш.
Уч төбедәй көтүлектә
Бар ләкләк, торна челән.
Елгада чутсыз чукмарбаш,
Вак балык йөзә гелән.
Тау битләвендә үлән
Арасы тулы кәлтә.
Йомраннар йөгерешә,
Тиресеннән хет тек пәлтә.
Авыл җанлы, тавыш бар:
Кайдадыр эт өреп куя,
Кикерекли әтәчләр,
Тавыклар
Кыткылдыкка төреп куя.
Төрле серле тавышларга
Колак салам көтүдә.
Бер генә кыен түгел
Чират көтүе көтү дә.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
29.06.19
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев