Йөгереп кенә йөрегән җирдән
Билгә нәрсәдер булды,
Иелдем дә торып булмый
“Чык” итеп кенә калды.
Көчкә генә торып басып
Телефон кулга алдым
“Билем бик нык авырта”- дип
Терапевтка язылдым.
Язып куйган вакытыма
Больницага мин килдем
Аягымны сүрәп атлап
Врач янына кердем.
Утыр дигәнне дә көтми
“Билем авырта” – дидем.
Манитордан күзен алмый
Врач нәрсәдер күзли,
Карашыннан сизеп торам
Ул бит нәрсәдер эзли.
Шулай бераз эзли торгач
Башын күтәрде тәки,
“Сез нигә миңа килдегез?
Әйтеп бирерсез бәлки.
Мин бит сезнең участокның
Терапевты түгелмен.
Минем участокта түгелсең
Мин бит сине белмимен”.
Үзем белән таныштырып
“Билем авырта”- дигәч
Ренгентка язу тоттырды
Ник килүемне белгәч.
Ренгент ишеге төбенә
Иртүк килеп утырдым,
Авыртуга түзәлмәгәч
Әкерен генә тордым.
Бер хатынкай бөтерелеп
5-6 кереп чыкты,
Миңа текәлеп карап
Коридор буйлап чапты.
Башкача кермәс дип уйлап
Җайлап түргә үрләдем,
Теге хатын тагын кергәч
Мин әлбиттә үртәлдем.
15 минут компьютердан
Нәрсәдер эзләделәр
Минем көтеп утырганны
Ахырсы белмәделәр.
Түзәлмәдем, әкрен генә
Алар янына килдем,
Кулымдагы язуымны
Врач кулына бирдем.
Ә ул башын күтәрмичә
“Көтегез” генә диде,
Кергән таныш хатынына
Ниндидер язу бирде.
Көттем “делавой” хатынның
Бар эшен бетергәнен
40 кереп, 40 чыгып
Бар шартын китергәнен.
Врач кушуы буенча
Чишенеп түргә уздым,
Җайлап ятарга уйлап
Аякны алга суздым.
Шуны гына көткән кебек
Врач яныма килде,
“Ятып муен төшермибез
Монда басыгыз”- диде.
Мин аптырап карап торам
Урынымнан тормыйча,
“Минем билем авырта”- дим
Ни әйтергә белмичә.
“Терапевтның язуында
Муен карарга кушкан”,
Бу сүзләрне ишетүгә
Чак язмадым мин уштан.
Врач биргән язу белән
Муенны төшерттердем
“Бу дөрес хәл түгел”- диеп
Күңелне өшеттердем.
Неврологка да язылганга
Аңа керергә булдым
“Врач юк, көтегез” – дигәч
Аптырап сүзсез калдым.
Нигә сәгатен язалар соң
Урында утырмагач?
Авыру язылган вакытка
Врачка керәлмәгәч.
Сәгать ярым көткәннән соң
Врач та килеп җитте,
Безгә карап та тормыйча
Ишектән кереп китте.
Көтеп-көтеп чакырмагач
Үзем кердем янына,
Эчтән генә бик сөендем
Неврологның барына.
“Билем авырта”- диеп
Язуны аңа бирдем
Күрергә дә теләмәвен
Йөзенә карап белдем.
Өстәл кырында урындык,
Утырыйм дигән идем,
Ишек янындагысына утыру
Кирәк икәнен белдем.
Озын бармагы белән
Төртеп кенә күрсәтте,
“Минем янга утырмагыз”- дип
Кырыс кына кисәтте.
Бу врач та компютердан
Баш күтәрми утыра,
Маниторга карап алып
Таблицалар тутыра.
Бераз тыныч утыргачтын
Врач башын күтәреп:
“Мин сезне күрмимен”- диде
Күз алдыннан үткәреп.
“Бәтәч, врач сукыр”- диеп
Башымнан уй йөгерде,
Ә ул кабат маниторга
Күз төбәргә өлгерде.
“Ике метр гәүдәмне дә
Бөтенләй күрми микән?
Мондый диагноз белән
Ул ничек эшли икән?”
Әллә инде туры килдем
Аның көйсез чагына,
Бәлки күрер диеп уйлап
Килеп бастым янына.
Йөзен сытып кына врач
Миңа таба карады,
Эчемдәге уйларымны
Ул ахырсы аңлады.
“Күрде”- диеп сөенеп
“Билем авырта”- дидем,
Кулларымны билгә куеп
Алга таба иелдем.
“Списокны карап чыктым,
Анда ФИОаң күренми,
Нигә миңа килүең
Программа да беленми.
Бар яңадан терапетвка
Мин сине карамыймын,
Нигә муен төшергәнсең
Ансында аңламыймын”.
“Сез врачлар аңламагач
Мин каян белим инде
Врач язуы буенча
Барып төшердем” дидем.
Каршында басып торсам да
Булмый икән булмагач,
Карамады,кире борды
Списокта тормагач.
Футбол тубы типкән кебек
Төрлечә йөреттеләр,
Билем бик нык авыртса да
Карамый тилмерттеләр.
Йөри торгач “дневнойга”-дип
Кулга язу бирделәр,
Туры баса алмагач кына
Чирләгәнне күрделәр.
Куркып кына “дневнойның”
Ишеген ачып кердем.
Чисталыкны күрү белән
Тәртип барлыгын белдем.
Медсестра елмаеп кына
Каршы алды үземне,
Врач янына кертте
Тыңлап беткәч сүземне.
Яткырып та, бастырып та
Врач мине карады,
Йомшак әйткән сүзләре дә
Күңелемә ярады.
Назлы сүзләрне ишеткәч
Тырышып туры бастым,
Җайлап кына ул күрсәткән
Урынга барып яттым.
Аптырадым: нинди хәл бу?
Манитор карамыйлар...
“Нигә муен төшердең” –дип
Куып та чыгармыйлар.
Ун көн буе медсестра
Уколларын ясады,
Врач көндә янга килеп
Хәлләремне сорады.
“Әллә оҗмахка эләктем”- дип
Кайчакта уйлап куям,
Сызланулар басылгач
Аяк астын да тоям.
Зур рәхмәтемне әйтәмен
“Дневной” кызларына,
Кешелекле булулары
Язылган йөзләренә.
Мәрхәмәтле булу кирәк
Эш урынын биләгәч,
Нигә вакыт үткәрергә
Ярдәм итә белмәгәч.
Каршындагы авруны да
Ишетмәгәч,күрмәгәч.
(18.07.2025 Ганеева Г.Г.)
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев